news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тышкы эшләр министры Сергей Лавровка 75 яшь тулган

news_top

Россия Президенты Владимир Путин РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавровны югары дәүләт бүләге – Андрей Первозванный ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Указ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.

Сергей Лавровка бүген 75 яшь, ул – бүгенге көндә иң тәҗрибәле министрларның берсе. 2004 елдан бирле Тышкы эшләр министры булып тора. Ул камил дәрәҗәдә инглиз һәм француз телләрен белә, дип хәбәр итә «АиФ».

«Ватан алдындагы зур казанышлары, Россия Федерациясенең тышкы сәяси курсын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле дәүләт эшчәнлеге өчен», – дип ассызыклана Россия лидеры Указында.

mid.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар