Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тышкы эшләр министрлыгы Россия әсирләрен атып үтерүдә гаеплене атаган

news_top_970_100
Тышкы эшләр министрлыгы Россия әсирләрен атып үтерүдә гаеплене атаган
"Татар-информ" архивы

Күтптән түгел Россия әсирләрен атып үтергән видео социаль челтәрләрдә таралды. РФ Тышкы эшләр министрлыгы бу видеога аңлатма бирде. Министрлыкта бу хәл өчен Украинаның «Көнбатыш кураторлары җаваплы» дип саныйлар. Тышкы эшләр министрлыгы шулай ук халыкара профиль структураларын берни дәшмәүләре өчен дә гаепләде. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.

Әсирләрне үтерү – мөмкин хәл, чөнки Украинаны Көнбатыш илләре яклый, ди министрлык. «Профильле халыкара структураларның берни дәшмәве оят, алар профессионализмнарын һәм объективлыкны АКШ һәм башка Көнбатыш илләр каршында ялагайлануга алмаштырды», – диелә хәбәрдә.

Әлеге видео Телеграм каналларда кичә кич таралды. Кадрларда күренгәнчә, украинча сөйләшүче кеше Россия хәрби киемнәрендәге кешеләрдән кайсы подразделениедән булуларын сорый. Берсенең башында кан күренә. Икенче хәрбине атып үтерәләр. Өченчесен үтерү видеода күренми, аның кулында граната икәнлеге кадр артында әйтелә.

Тикшерү комитеты бу хәлне ачыклау өчен тикшерү уздыра.

Украинада хәрби әсирләрне атып үтерүгә кагылышлы видеолар моңа кадәр дә чыккан иде. Әйтик, ноябрьдә Россия хәрби әсирләрен атып үтерү видеосы чыкты. Аны берничә халыкара оешма, шул исәптән БМОның Кеше хокуклары буенча югары комиссиясе идарәсе дә карап өйрәнде. Анда видеоны «чын булырга мөмкин» дип таныдылар, дип яза сайт. 

Украина үз чиратында Россия хәрбиләрен «әсирлеккә эләгү имитациясе» өчен гаепләде. Ноябрь аенда Европарламент Россияне «хәрби әсирләргә карата кешелексез мөнәсәбәт» өчен гаепләде. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100