Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тырналган гына дип торам, ә анда ит кисәге юк» – ятимә кызны сукбай этләр талаган

news_top_970_100
«Тырналган гына дип торам, ә анда ит кисәге юк» – ятимә кызны сукбай этләр талаган
Владимир Васильев, архив

Иркутскида 19 яшьлек кызга сукбай этләр чирүе ташланган. Башта ул куркудан авыртуны да тоймаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Бу турыда искә алу да куркыныч. Бар да тиз булды. Шок узгач аңладым – этләр минем аягымнан ит кисәген тешләп алган», – ди Николь Стрюкова.

Николь балачактан ятим калган, ул әбисе белән үсә, аның пенсиясенә генә яшиләр. Кыз юристлыкка урта һөнәри белем алган, хәзер вузга җыена. Шуңа күрә бераз акча эшләп алмакчы була. Пешекче булып эшләр өчен медкнижка кирәк, Николь 12 май көнне хастаханәгә анализлар бирергә бара.

Юлда аңа сукбай этләр ташлана. «Гадәттәгечә тыныч кына узып китмәкче идем, кара эт өстемә очканын күрдем. Секунд эчендә булды. Аннары тагын бер эт килде, аягыма ябышты, җиргә егарга маташты. Мин кычкырдым. Документлар салынган пакетны болгадым. Шулай куркыттым ахрысы», – ди ул.

Кыз, аягы авыртканын да белмичә, поликлиникага китә. Шунда ярдәм сорый. «Чалбар балагын күтәргәч, ит кисәкләре кушеткага коелды. Күз алдына китерәсезме? Мин, тырналган гына, дип торам. «Ашыгыч ярдәм» белән травмпунктка алып киттеләр, аннары башка хастаханәгә киттем», – ди Николь.

Анда тешләгән яраларны тегәләр, теш эзләрен эшкәртәләр. «Хәзер көн саен бәйләтергә йөрим. Уколлар кададылар. Яралар бетә башлады инде», – ди ул.

Николь прокуратура һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. «Үзем өчен генә тырышмыйм. Балалар, коляскалы аналар, пенсионерлар өчен куркыныч», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100