Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тырнакларын сындырып бетергән». Анасы утыргычка богаулап калдырган сабый сусаудан үлгән

news_top_970_100
«Тырнакларын сындырып бетергән». Анасы утыргычка богаулап калдырган сабый сусаудан үлгән
https://pixabay.com/

25 июльдә Самара өлкә судында Елена Л. га карата суд булды. Бу хатын ике нәни баласын өйдә үзләрен генә калдырып, чит ир-ат фатирында берничә көн эчеп яткан. 7 айлык нәни баласы бу вакытта балалар утыргычына богаулап куелган. Сабый сусаудан һәм ачлыктан вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 2021 елның августында була. 10 августка каршы төндә Елена өйдән чыгып китә. Ул 3 яшьлек һәм 7 айлык ике улын ашата, йокларга яктыра, үзе сыра эчә торган барга китә. Шунда бер ир-ат белән таныша, аның өенә китә һәм үз өенә 12 августта гына кайта. Еленаның нәни улы һәлак булган, олы улы ябыгып беткән.

Елена сабыйны утыргычка бәйләп калдырып йөрүен әйтә, имеш бала йоклаганда егылып төшмәсен. Әнисе өйдә юк чакта сабый люлькадан чыкмакчы була, экспертиза ачыклаганча, сабый аякларын бик каты итеп сузып, богаудан котылырга маташкан, тырнакларын сындырып бетергән.

Экспертиза нәтиҗәләре буенча, сабый кимендә 12 сәг ашамаган. Бу яшьтә аны көненә 4-5 тапкыр ашатырга кирәк. Шулай итеп аның канында глюкоза күләме нульгә төшкән, сабый хәлсезләнгән. Ул утыргыч каешларына асылынып калган һәм вертикаль халәткә кире күчә алмаган. Шулай итеп бала компрессион асфиксиядән үлгән, дигән судмедэксперт.

Олырак бала бәйләп куелмаган, ул фатир буйлап йөреп, үзенә ризык эзли алган – шуңа гына исән калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100