Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тырнакларым белән яралаганмындыр». Чаллыда яшәүче хатын ирен чәнчеп үтергән

news_top_970_100
«Тырнакларым белән яралаганмындыр». Чаллыда яшәүче хатын ирен чәнчеп үтергән
https://pixabay.com/

Чаллыда яшәүче хатынны ирен үтергән өчен хөкем иттеләр. Ул ирен кулындагы пычак белән түгел, тырнаклары белән яраладым дип әйтә. Бу турыда шәһәр судына сылтама белән "Челнинские известия" хәбәр итте.

Җинаять эше материаллары буенча, хатын һәм аның белән яши торган ире хәмер эчеп утыра. Аннары алар исерәләр, талаша башлыйлар. Ир хатынын кыйный тотына.

Хатын улын йокыдан уята, ярдәм сорый. Ул иреннән ычкына һәм аш бүлмәсенә кереп китә. Хатын кулына ике пычак ала, шулар белән ирен чәнчеп үтерә.

Хөкем ителүче хатын гаебен танымый. Ул үзен-үзе якларга маташуын, пычакларын алга сузуын әйтә. Иренең мәетендәге яраларның ничек барлыкка килүен аңлата алмый, тырнаклары белән тырнап ясаган булуы ихтимал, дип ышандырмакчы була. Ул үкенүен әйтә.

Хатынны "үтерү" маддәсе буенча гаепле дип табалар һәм алты елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Суд мәрхүм ирнең апасының шикаятен дә канәгатьләндерә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100