Теш пастасы белән тырнакларны ялтыратып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Моның өчен тырнакка теш пастасы сыларга һәм 10-15 мин көтеп торырга кирәк. Аннары тырнактагы пастасы юып төшерәләр.
Агарта торган паста куллансаң, нәтиҗә тагын да яхшырак булыр. Шулай ук кокос мае белән ясалган пастаны кулланып карагыз, диелә бу хәбәрдә.
Экспертлар моңа скептик карашта. Аларның сүзләренчә, теш пастасы – маникюрда яхшы ярдәмче түгел, аның тырнакларны үстерү һәм сәламәтләндерү өчен файдасын раслый торган дәлилләр дә юк.
Тырнак пластинасын ныгайту өчен дөрес тукланырга, яшел үләннәр, чи яшелчә, кузаклылар һәм майлы балыклар ашарга кирәк, диелә хәбәрдә.