Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тырнакларга карап диабетны ничек ачыкларга?

Шикәр авырулы кешеләрнең тырнаклары саргаерга мөмкин.

news_top_970_100
Тырнакларга карап диабетны ничек ачыкларга?
https://pixabay.com

Диабет — шикәр авыруы шактый киң таралган эндокрин авыру ул. Ул кан тамырларын, нерв тукымаларын, күзләрне һәм тән тиресен боза. Тырнакларга карап та диабет турында белеп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Шикәр авыруы булган кешеләрнең 40 процентында тырнак пластиналары үзгәрә. Ул саргылт төскә керә. Тырнак төсе үзгәрү сәбәбен табиблар "энзимсыз гликирование" дип атый. Ул диабетикларның тәнен дә саргылт төскә кертә.

Диабетлы кешеләр еш кына гөмбәчек авыруларыннан да интегә. Бу да тырнакларны саргайта.

Беренче типтагы диабеты булган кешеләрдә әлеге симптом кисәк кенә барлыкка килергә мөмкин. Шул ук вакытта икенче типтагы диабет вакытында әлеге билгеләр акрынлап кына чыга, кайчакта бөтенләй дә булмый.

Шикәр авыруы симптомнары: ике тип өчен дә уртак билге — бик еш кече йомыш белән йөрү, бик нык эчәсе килү, ачлык хисе, хәтта еш һәм күп ашаган очракта да, бик ару, начар күрү, яралар һәм күгәргән урыннар озак төзәлү.

Беренче типтагы диабет вакытында кеше ябыга. Икенче тип вакытында куллар оеп китә, авырта, кадаган кебек хис була.

Икенче типтагы диабет хроник авыру булып санала. Кандагы шикәр күләмен тикшереп тормасаң, гомер өчен куркыныч булуы да ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100