Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тырнакларга балавыз сыласаң нәрсә була?

Балавыз сылап йөри башлагач, тырнаклар яхшырак үсәр, сынмас.

news_top_970_100
Тырнакларга балавыз сыласаң нәрсә була?
https://pixabay.com

Гадәттә, тырнакларны балавыз белән каплап куюны маникюр салоннарында эшлиләр. Моны өйдә дә ясау кыен түгел. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Моның өчен 10 г балавыз, 30 г май, 10 мл җылы су алыгыз. Боларны кушып, бердәй масса ясагыз. Шуңа берничә тамчы эфир мае салырга була.

Процедура алдыннан тырнакның кырыйларын кисми тору хәерле. Балавыз белән процедура ясаганнан соң, кутикуланы кисеп алырга да була.

Балавыз сылар алдыннан тырнакны чистартыгыз, лагын бетерегез.

Коры тырнакларга балавызлы массаны сылагыз. Аннары бераз кипкәнен көтеп торыгыз. Балавызлы тырнакларны замша кисәге белән ялтыратып куегыз.

Шулай итеп өч тапкыр кабатлагыз.

Бер тырнакны 3 минуттан артык ышкымагыз.

Балавыз сылагач, каядыр ашыксагыз, бармакларны бозлы суга тыгып торыгыз, шулай итеп балавыз тизрәк ката.

Бу процедурадан соң ике көн тырнакларны кисми торыгыз. Лак та сөртми тору хәерле.

Балавыз сылап йөри башлагач, тырнаклар яхшырак үсәр, сынмас. Өй җыештырганда куллана торган химикатлар да тырнакны бозмас.

Балавыз сылау биогель сөртү кебек нәтиҗә бирә. Балавыз очрагында исә органик матдәләр генә кулланыла.

Балавызны сына торган, йомшак, акрын үсә торган тырнакларга сылыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100