Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тырнаклар сынмасын өчен нәрсә ашарга кирәк?

Табиблар, тырнаклар матур булсын өчен, составында А, B5, С, Е, РР витаминнар, тимер, кальций, цинк, кремний, селен, фтор микроэлементлар булган продуктлар ашарга киңәш итә.

news_top_970_100
Тырнаклар сынмасын өчен нәрсә ашарга кирәк?


А витамины
Әлеге витамин кишер, кузгалак, яшел суган, кабак, борыч, петрушка, укроп, брокколи, помидор, абрикос, шәфтәлу, кавында күп. А витамины организмда җыелып тора. Шуңа күрә җәй көне әлеге продуктларны күбрәк ашарга киңәш ителә. Шулай ук әлеге витамин бавырда, майлы балыкта, балык маенда, йомыркада да бар.



Е витамины
Е витамины үсемлек маенда, чикләвекләрдә, көнбагышта, шпинат, брокколи, редис, кишер, кыяр, суганда күп. Әлеге продуктларны бергә кушып, салат та ясарга мөмкин.

Табиблар А һәм Е витамины булган продуктларны бергә кулланырга киңәш итә.




Йод

Йод балык, креветка, кальмар составында күп. 100 грамм диңгез кәбестәсендә йодның көндәлек нормасы бар.

Шулай ук йод шампиньон, кишер, яшел салат, шпинат, сөт составында да бар. Ләкин күп түгел.  



Кальций

Тырнаклар матур булсын өчен, кальций булган продуктларны даими ашарга кирәк. Кальций сырда, чикләвекләрдә, кунжутта күп.

Сөт һәм сөт ризыкларында да әлеге микроэлемент күп. Шулай ук кайбер яшелчә һәм җиләк-җимешләр составында да бар. Мәсәлән, 100 грамм кычытканда 713 мг кальций булса, петрушкада - 245 мг.



D витамины

Табиблар әйтүенчә, кальций D витамины белән яхшырак үзләштерелә. Шулай да әлеге витаминның күп өлеше кояш нурларыннан алына. D витамины сөт, сыр, эремчек, балыкта һәм балык бавырында күп.



Магний

Магний сыр, ярмалар, өй чебешләре ите, кузаклылар, банан, арыш ипие составында күп. Шулай ук кориандр, базилик, шалфей кебек тәмләткечләрдә дә бар.



Цинк

Цинк ярдәмендә Е витамины яхшы үзләштерелә. Е витамины А витамины организмда үзләштерелсен өчен кирәк. Барысы да үзара бәйләнгән.

Баланс булдыру өчен, сыер ите һәм бавыры, тавык һәм каз ите, йомырка, сөт, сыр, балык, чикләвекләр, кабак төше һәм җиләк-җимешләрне даими кулланырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100