Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тырнак чәйни торган ир-ат куркыныч авыру йоктырган

Начар гадәт аркасында бу ир-ат чак кына үлми калган.

news_top_970_100
Тырнак чәйни торган ир-ат куркыныч авыру йоктырган
https://pixabay.com

Шотландиядә яшәүче ир-атның начар гадәте чак кына үлем белән тәмамланмый калган. Бу турыда Daily Mail сайтына сылтама белән Майл.ру хәбәр итте.

Карен Пит (Karen Peat) исемле кыз сөйгән егете турында социаль челтәрләрдә сөйләгән. Бу ир-атның бармагы шешеп чыккан, ул тырнак чәйни-чәйни, куркыныч инфекция йоктырган. Егет исемен яшерә. Аны Глазго хастаханәсенә илткәннәр. «Бу кеше тырнагын чәйнәргә ярата иде», — ди кыз.

Пациентны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә салалар. Табиблар сүзләренчә, әгәр ул бераз гына соңга калган булса, инфекция аның кулы буенча китеп, кеше үләргә дә мөмкин була. Егеткә операция ясыйлар, антибиотиклар бирәләр. Аның тырнагын алганнар, ул башка үсмәячәк инде.

«Зинһар өчен, тырнак ашамагыз», — ди бу кыз.

2018 елда бер ир-ат тырнак чәйнәү аркасында каны агуланып хастаханәгә эләккән булган инде. Ул баш бармагындагы тырнакны шулкадәр ныклап чәйни, бармагында зур шеш үсә, аның эченә сыеклык җыела, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100