news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тынычлык бистәсендә таксист хатын юлны томалагач, ярты километр бөке барлыкка килгән

news_top

Казанның Тынычлык бистәсендә такси йөртүче хатын-кыз Мелитополь урамын үтү юлын томалаган. Нәтиҗәдә ярты километрга сузылган бөкe барлыкка килгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Хатын-кыз урамның икенче ягыннан керергә ризалашмаган һәм принципиаль рәвештә урынында торачагын әйткән. Ул берничә йорт ераклыкта аны инвалид пассажир көтеп торуын әйткән.

Башка машиналар артка чигенә алмаган, чөнки инде бөкe хасил булган. Киңәшләшкәч, йөртүчеләр инвалидка таксига барып җитәргә ярдәм итәргә карар кылган.

Шул ук вакытта хатын-кыз кычкыруын дәвам иткән, башка йөртүчеләрне гаепләгән, штрафлар белән һәм янәсе машинасына зыян китергән өчен акча түләтү белән янаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар