Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыныч йокы, нәниләр» тапшыруының 77 яшьлек дикторы кияүгә чыга

«Тыныч йокы, нәниләр» һәм «Песня года» тапшыруларын алып баручысы үзеннән 25 яшькә яшьрәк егет сайлаган.

news_top_970_100
«Тыныч йокы, нәниләр» тапшыруының 77 яшьлек дикторы кияүгә чыга
Рамил Гали

77 яшьлек Ангелина Вовк кияүгә чыга. Ул Россиядә танылган телевидение алып баручысы. «Спокойной ночи, малыши» һәм «Песня года» тапшырулары аша яхшы таныш. Кияү егете Михаил Куницын кәләштән 25 яшькә яшьрәк. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

Туй 2020 елга планлаштырыла. «КП» хәбәрчесе Ангелина Вовк белән аралашкан.

Ангелина Михайловна, чыннан да кияүгә чыгасызмы?

Миша миңа тәкъдим ясады, чыннан да.

Туй кайчан була?

Белмим, әлегә уйлашабыз.

Михаил Куницын радиотапшырулар, программалар алып бара, балалар өчен җыр бәйгесе оештыра.

Ангелина Вовк — Россиянең халык артисты. Ике тапкыр кияүдә булган. Беренче ире диктор һәм актер Геннадий Чертов, икенче ире — рәссам һәм архитектор Индржих Гец.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100