Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыныч гаилә иде…»: Ана игезәк улларының берсен пычак кадап үтергән

Язның беренче көнендә булган канлы вакыйга Казанда яшәүчеләрне дә, Россия халкын да тетрәндерде.

news_top_970_100
«Тыныч гаилә иде…»: Ана игезәк улларының берсен пычак кадап үтергән
Автор

Чистай урамындагы йортта 33 яшьлек ана 7 яшьлек игезәк улларына пычак белән ташлана. Малайларның берсе фаҗига урынында вафат була, икенчесе могҗиза белән генә исән кала. Балалардан канлы үч алуга нәрсә сәбәп булган? Бу хакта «Татар-информ» репортажында.

Мартның беренче көне Сибгатуллиннар гаиләсен «элекке» һәм «хәзерге» чорга бүлде. Көндезге өчләр тирәсендә Илнурга җиде яшьлек улы шалтырата, үзенә һәм игезәк сыңарына әнисенең пычак белән ташлануын әйтә. Ир-ат шундук өенә чаба…

«Ул ике-өч сәгать ишек шакыды һәм кычкырды», — дип сөйләде Сибгатуллиннарның күршесе.

Фаҗига Чистай урамындагы күпкатлы йортларның берсендә була. Нәргизә, ире Илнурны көнләп, игезәк улларына пычак белән ташланган дип уйлыйлар. Хатын-кыз малайларның һәркайсына берничә мәртәбә пычак кадый, соңыннан үз-үзенә кул салырга тырыша.

Кызганыч, игезәкләрнең берсе фаҗига урынында җан бирә. Икенчесен авыр хәлдә ДРКБ реанимациясенә алып китәләр.

Табиблар берничә сәгать баланың гомере өчен көрәшә. Малайның яралары авыр булса да, ул могҗиза белән исән кала.

«Аркасы яраланып беткән малайны алып килделәр. Аны кичекмәстән операция бүлегенә алып киттеләр. Балага уңыш елмайган дияргә була, операция вакытында ачыкланганча, яралар үтәли булмаган. Пычак берничә тапкыр кабыргалар арасыннан гына узган, шуңа күрә эчке органнары зарарланмаган», — диде ДРКБның хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Владимир Филатов.

Бүген баланы реанимациядән хирургия бүлегенә күчергәннәр. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.

«Әлеге фаҗига аркасында балада психологик травма да бар. Шуңа күрә аның белән дәвалаучы хирург һәм психолог эшли», — ди Владимир Филатов.

Игезәкләрнең әниләре хәзер № 7 шәһәр хастаханәсендә.

Ананың игезәк балаларына кул салу турындагы хәбәр яшен тизлегендә социаль челтәрләрдә таралды. Күпчелек укучылар әни кешенең үз балаларына кул күтәрүен аңлый алмый.

Сибгатуллиннарның күршеләре гаиләнең тыныч булуын әйтте. Йортта яшәүчеләр өчен бу хәл чын тетрәнү булган. Фаҗиганең сәбәбен беркем дә белми диярлек.

«Ике ел элек алар монда фатир алды. Тулаем алганда, уңышлы гына кешеләр. Ире — бизнесмен, гаиләсен тулысынча тәэмин итте», — дип сөйләде күршеләре Лариса.

Хатын Нәргизәнең «Ауди» машинасында игезәкләрне бассейнга йөртүен күргәләп торуын да әйтте.

«Ул нормаль, адекват хатын иде. Күрәсең, башы белән проблема бардыр. Әлбәттә, бу тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин инде. Әмма бу үз балаларыңны үтерү өчен сәбәп түгел», — ди күршеләре.

Гаиләнең тыныч, имин булуын Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да раслады.

«Әлеге гаилә бернинди исәптә дә тормаган, имин булмаган гаилә дип саналмаган. Социаль хезмәт күзәтүенә дә эләкмәгән. Бу гаиләгә беркайчан да бернинди сорау булмаган. Алга таба тикшеренү нәтиҗәләре буенча гаиләгә һәм балага карата чаралар күреләчәк. Бу тикшерү чынлыкта нәрсә булганын төгәл ачыкларга ярдәм итәргә тиеш», — диде балалар омбудсмены.

Әлеге хәлдән соң «Яшь баланы үтерү», «Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу» маддәләре буенча җинаять эше ачылды. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен өйрәнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100