«Тыныч тормышка кайту турында комикслар ясыйм»: Казаннан махсус операция ветераны тарихы
Фронттан кайткан махсус хәрби операция ветераны Алмаз Оморов актив тормыш алып бара: алгы сызыкка гуманитар ярдәм илтә, комикслар ясый. Комикслар аша ул сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнан соң тыныч тормышка кайткан кешеләр очраша торган авырлыкларны күрсәтергә тырыша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы махсус хәрби операция ветераннары турындагы «Тыныч тормышка кайту» проекты кысаларында материаллар сериясен дәвам итә. Махсус операциядә катнашканнан соң хәрби хезмәткәрләр – контрактниклар да, кадр офицерлары да, мобилизацияләнгәннәр дә – дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан кайгырту җылысын тоя. Аларга тыныч тормышка кайтырга, эшкә урнашырга, яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм итәләр.
«Украинадагы хәлләр турында уйлаганда, аны болай гына калдырырга ярамаганын аңладым»
Алмаз Оморов 2023 елның июлендә үз теләге белән фронтка китә, яралана һәм яңадан сугышчан иптәшләре янына кайта. Контрактны ул 4 айга имзалый. Кайткач, фронтка тылдан ярдәм итә башлый – гуманитар ярдәм җыя һәм аны үзе илтә. Моннан тыш, ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларны үстерү белән шөгыльләнә.
«Махсус хәрби операциягә баруымның сәбәпләре күп. Шул исәптән бу – шәхси ышануларым белән бәйле. Украинада ниләр булуы, анда нацизм чәчәк ату турында уйланганда, моны болай калдырырга ярамаганын аңладым», – дип сөйләгән Алмаз.
Аның контрактка имза куюының тагын бер сәбәбе – иптәшләре үрнәге.
«Минем дусларым һәм танышларымның күбесе хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Без даими рәвештә элемтәдә идек, мин алар өчен борчылдым. Шул яклардан күченергә мәҗбүр булучылар белән шәхси танышуым да йогынты ясады – 2014 елда Казанга Донбасстан беренче кешеләр килде. Мин бу коточкыч хәлне күрдем: хатын-кызлар, картлар һәм балалар килгәннәр, кемдер башмак кигән, кемдер өйдәге халаттан», – дип искә ала ул.
Алмаз дуслары белән бергә аларга ярдәм итә башлый. Аралашканда, Украинадагы коточкыч хәлләр турында ишетә.

Фото: © Хәрбинең шәхси архивыннан
«Мин Бахмут юнәлешенә эләктем – нәкъ менә контрһөҗүм бара иде»
Еллар уза, Алмаз яңалыклардан вазгыятьнең тагын да кискенләшүен күрә һәм, ниһаять, җитди адымга бара – контрактка имза куя.
«Мин Чечняда Россия спецназ университетында әзерлек уздым. 2 атнадан соң безне алгы сызыкка җибәрделәр. Кораллар бирделәр һәм позицияләр буенча тарата башладылар. Мин Бахмут юнәлешенә эләктем. Без Клещеевкада, Курдюмовкада булдык. Нәкъ менә Украина кораллы көчләренең контрһөҗүме бара иде. Алар көнбатыштан техника, корал рәвешендә зур ярдәм алдылар һәм бу юнәлешләр аша үтеп керергә тырыштылар», – дип сөйли Алмаз.
Дошман Россия гаскәрләре азат иткән шәһәргә бәреп керергә тырышып карый, кызу сугышлар бара. Алмаз шул сугышларның үзәгендә була. Һавада санап бетергесез дроннар, снарядлар оча – һәрвакыт уяу булырга туры килә, әмма артык уяулык та кайвакыт коткарып кала алмый.
«Беренче җиңел контузияне мин Клещеевкада алдым, аннары тагын берничә җитди булмаган контузия булды. Аннары Курдюмовкадагы АГС утына эләктем – бу минем туган көнемнән соң 2 көн узгач, 8 октябрьдә булды. Ул чакта дошман һәр яктан һөҗүм итә, һәм без ярым боҗра эчендә идек. Ротация ясау, азык-төлек алу мөмкинлеге юк иде. Иң күп проблемалар су һәм хәрби комплект белән булды: аларны алу өчен 2 чакрым чамасы үтәргә кирәк иде», – дип искә төшерә ул.

Фото: © Хәрбинең шәхси архивыннан
«Үз позициямә барып җитәргә нибары 5 метр калган иде – аяк астына снаряд төште»
Әлеге 2 километр – ут астында тотылучы бик куркыныч юл. Анда бернинди ышык урын юк: сугыш вакытында йортлар һәм агачлар тулысынча диярлек юк ителгән иде.
«Әмма без тәвәккәлләдек һәм чыктык. Йөгереп барулар һәм туктап торулар белән юл якынча бер тәүлек дәвам итте, ә нормаль шартларда аны 15 минутта үтәргә мөмкин булыр иде. Дошманга күренмәс өчен, эңгер-меңгер вакытта хәрәкәт итәргә тырыштык», – дип сөйли сугышчы.
Чираттагы тапкыр, су беткәч, Алмаз һәм аның ике хезмәттәше яңадан юлга чыгарга мәҗбүр була.
«Барганда, 2 иптәшем яраланды: кыйпылчыклар белән берсенең кулы, икенчесенең аягы киселде. Мин аларга беренче ярдәм күрсәттем, медикларга кадәр озаттым, алга таба миңа инде берүземә барырга туры килде. Мин күтәрә алган кадәр барысын да алдым. Анда барып кире кайтканда, үз позициямә килеп җитәргә нибары 5 метр калган иде. Аяк астыма снаряд очып килде, һәм мин егылдым. Рюкзакны ычкындырып булмады, йөкне ташлый алмадым. Авыртудан кычкырып җибәрдем, рация каядыр очып китте», – дип искә ала Алмаз.
«Татарстан десантчылары берлеге рәисе миңа саклык якасы бүләк иткән иде – мине шул коткарды»
Иптәше аның кычкырганын ишетеп ала – бронежилетын һәм каскасын кияргә дә өлгермичә, шундук аны алырга йөгереп чыга.
«Ул рюкзакны ычкындырырга, торырга булышты, һәм шунда безнең аяк астына икенче снаряд килеп төште. Минем аякларыма тиде – берничә кыйпылчык аякларымда калды да. Кайбер кыйпылчыклар муенга эләкте. Китәр алдыннан мин Татарстан десантчылары берлеге рәисе Юрий Суворов белән таныштым. Ул миңа саклык якасы бүләк иткән иде – шул мине коткарды да. Кайткач, аңа рәхмәт әйттем. Әгәр кыйпылчык йокы артериясенә эләксә, мине бернәрсә дә коткармас иде», – дип сөйли Алмаз.
Алмаз белән аның иптәшенә беренче ярдәм күрсәтәләр. Шуннан соң госпитальгә эвакуациялиләр, анда ул 12 көн үткәрә. Нәкъ шул вакытта аның контракты тәмамлана.
«Кан тамырларыма, тормыш өчен мөһим органнарыма тимәде. Кыйпылчыклар йомшак тукымаларга гына эләкте. Миңа бәхет елмайды, дип әйтергә мөмкин», – ди ул.
Өенә кайткач, ул үз тормышын җайга сала башлый. Аңа «Ватанны саклаучылар» фондында тернәкләнү, ташламалар алу һәм мораль ярдәм алу буенча булышалар. Ләкин очсыз-кырыйсыз шартлау тавышын ишетеп торганнан соң, гади тормышка ияләнү җиңел булмый.
«Күршең үлән чаба, ә син үзеңә урын таба алмыйсың»
«Минем җәмгыять өчен үз өлешемне кертәсем, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәсем һәм шул ук вакытта постравматик тайпылышлары булган кешеләрнең үз-үзен тотышы стандарт булмаска мөмкинлеген җәмгыятьткә аңлатасым килде. Читтән караганда бу – сәер тоелырга мөмкин, ләкин бу кешеләргә тискәре карарга кирәкми», – дип сөйли Алмаз.
Ул кайтканнан соң ай ярым өйдән чыкмавы, теләсә нинди көчле тавышлардан һәм техника шау-шуыннан куркуы турында әйтә.
«БПЛА тавышы – бу ике тактлы двигатель –берни белән дә бутап булмый. Һәм аңа охшаш һәрнәрсә борчу тудыра. Күршең печән чаба, ә син үзеңә урын таба алмыйсың. Беләм, кемдер төрле салютлардан һәм шартлау тавышларыннан шундук җиргә сикерә, снаряд оча, дип уйлый. Бер егет ипи күргән саен елый, аның истерикасы башлана. Аны хезмәттәшләре икмәк алырга җибәргәннәр, ә ул кайтканда, аларның блиндажы урынында зур чокыр – барысы да һәлак булган. Икмәкне күргәч, ул үзенең сугышчан иптәшләрен исенә төшерә. Төрле хәлләр була – һәркемнең үз триггеры: бу – ис тә, җыр да, ниндидер рәсем дә булырга мөмкин», – дип уртаклашты ул.

Фото: © Хәрбинең шәхси архивыннан
«Үтеп баручылар аның үзен сәер тотуын күрә һәм «акылдан шашкан» дип уйлый»
Төп эштә эшләп, ул буш вакытын үз проектларын үстерүгә багышлый башлый. Шуларның берсе – махсус хәрби операция турында комикслар ясау.
«Беренче комикс 4 ай элек чыкты. Сюжетта махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби Казан үзәге буйлап йөри һәм бу 2 дөньяның – сугышчан хәрәкәтләр зонасындагы дөньяның монда, тыныч территориядә, никадәр аерылып торуын күрә. Моны кайвакыт аңлавы кыен, һәм безнең геройга да җиңел түгел: монда барысы да гадәттәгечә, ә анда кешеләр һәлак була, даими шартлаулар, пилотсыз очкычлар, төтеннән каралган күк йөзе. Комикс героена үтеп баручылар карый, һәм аның үзен сәер тотуын күреп, «акылдан шашкан» дип уйлый. Ә аның бу вакытта ниндидер триггерлары кабына», – дип сөйли Алмаз.

Фото: © Хәрбинең шәхси архивыннан
Алга таба сюжетта сугышчы ветеран белән кызыксынган һәм кайгырта башлаган хатын-кыз барлыкка килә. Шулай итеп, Алмаз хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга карата җәмгыятьтә нинди реакция көтүен күрсәтергә теләгән.
«Хатын-кыз безнең герой янына килгәч, моңа кадәр аклы-каралы булган комикс төрле төсләр ала, сугышчының эчке халәте дә шатлыклырак һәм тынычрак була. Башка комиксларда без башка авыр темаларны ачарга телибез», – дип сөйләгән ул.
Хәзер Алмаз комиксны мөмкин кадәр күбрәк кеше күрсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйлый.

Фото: © Хәрбинең шәхси архивыннан
«Беренче серияне без сайтка урнаштырдык. Ләкин аны популярлаштырырга кирәк. Моның белән безгә ярдәм итәрләр, дип өметләнәбез. Ул файда китерсен иде. Без 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән 2 комикс чыгардык инде. Өлкәнрәк егет-кызлар өчен фронттан реаль тарихлар чыгарырга ниятлибез. Алар бераз кырысрак һәм кызыклырак булачак», – дип уртаклашты ветеран.
Алмазның планнары күп. Шулар арасында ветераннар өчен ял итә, начар уйлардан арына алырлык йорт булдыру да бар. Аның тагын бер хыялы – махсус хәрби операциядә катнашучылардан хоккей командасы җыю. Ул идеяләр белән тулы. Җәмгыять өчен күп нәрсә эшли алачагына ышана.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина