Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыныч кына музыкант» өендә мәет саклап яшәгән

news_top_970_100
«Тыныч кына музыкант» өендә мәет саклап яшәгән
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдәге фатирларның берсендә өч атна элек вафат булган хатын-кыз мәете табылган. Аның янында ярым исән ир-ат гәүдәсе дә булган. Хәзер ул реанимациядә ята, әлегә берни дә аңлата алмый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәрхүмәнең шәхесен дә ачыклый алмаганнар әле.

Күрше-күлән әлеге вакыйга турында гаҗәпкә калып сөйли. Аларның «бик тыныч һәм итагатьле» дигән күршеләре өендә мәет тоткан.

«Анда ике кеше булган. Берсе исән – ул квартирант. Ул ярым исән булган, кулын гына күтәрә алган. Тагын хатын-кыз мәете дә булган. Мәет өч атна торган, диләр, бите буялып беткән, үзе чери башлаган», – дип сөйли күршеләр.

Фатир эчендә чүп-чар тулган, хатын мәете шулар арасында ята. Аның белән яткан ир-ат – Игорь, биредә яшәүчеләр аның музыкант булуын, танышының фатирын арендалап яшәвен әйтә. Гел бик итагатьле иде, ә хәзер шәп-шәрә ята, диләр.

Күршеләр, фатирдан сасы ис чыккач, экстрен хезмәтләр чакырган, алар ишекне ватып ачкан. Күршеләр, мәрхүмә хатын фатир хуҗасыдыр, дип фаразлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100