Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыныч йокла Раил, и бала, и бәгърем...»

news_top_970_100

Әлки районының Иске Салман авылында Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган Раил Гыйниятуллинны соңгы юлга озаттылар, дип язалар «ВКонтакте» социаль челтәрендә.

«Эээх дөнья… кайчан бетәр бу сугышлар. Газиз әти-әниләренең, туганнарының, якыннарының әйтеп-язып бетерә алмаслык авыр кайгыларын уртаклашабыз. Әлки районы, безнең күрше Иске Салманда туып-үсеп, яшәп тә, яратып та, яратылып та өлгермәгән, илебез өчен геройларча гомере өзелгән егетебез Гыйниятуллин Раил Хасият улының урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Тыныч йокла Раил, и бала, и бәгърем...» – дип язган Рушания Фадеева-Вәлиева.

«Иске Салман – туган ягым
Әлки төбәкләрендә,
Үсеп шунда егет булдым
Изге теләкләр белән.

Әти-әниемнәр белән
Бигрәк матур яшәдек,
Тик каян чыкты бу сугыш,
Яшеннәрдәй яшьнәрлек.

Күпме ир-егетләр белән
Мин дә алдым чакыру,
Ил сакларга чыгып киттем,
Кая ул качып тору.

Украина кырларында
Утка кердем ил саклап,
Шунда чыкты газиз җаным,
Инде табутта кайтам.

Әти-әни, туганнарым,
Ничекләр күтәрерсез,
Җомгаларда хәер биреп,
Ашларым үткәрерсез.

Мин укыган мәктәпкә дә
Исемемне бирерләр,
Туган илен саклаганда
Шәһит китте, диярләр».

Авыр туфрагың җиңел булсын, балакаем. Әти-әниең, туганнарыңның авыр кайгысын уртаклашып яздым шушы бәетне. Урының оҗмахта булсын, балакаем. Амин».

«Кайгыгызны уртаклашабыз, Гыйниятуллиннар. Барлык җаннан әрнеп чыккан, язган сүзләргә кушылабыз. Җәннәт түрендә булсын урыны, кабере нурлы, авыр туфрагы җиңел булсын. Бик зур, авыр кайгы барлык кешеләргә дә»;

«Уф, йөрәк, түз, түзәрлек тә, түземлек тә бетте. Күз яшьләре ага да ага. Китә, алмадай улларыбыз китәләр, мәңге кайтмаска, акыллы, укыган, чибәр, япь-яшь егетләребез китте. Урыннары җәннәттә булсын, геройларыбыз безнең. Әти-әнисенең, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, уртак кайгы, безнең дә 9нчы ай улымның һәлак булганына. Бер генә минут та чыкмый истән»;

«Раилнең авыр туфраклары җиңел, тар каберләре киң, якты, нурлы, урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Әнисенә, гаиләсенә, туганнарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен», – дип кайгы уртаклаша халык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100