news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тыныч йокла, Радик. Сине райондашлар хәтерендә мәңге саклар»

news_top
«Тыныч йокла, Радик. Сине райондашлар хәтерендә мәңге саклар»
"Саба ТВ" сайты

Байлар Сабасында Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Радик Мусинны соңгы юлга озаттылар. Ул 27 февральдә һәлак булган, дип яза «Саба ТВ» сайты.

Ул мотоукчылар батальонында өлкән сержант була. Донецк республикасында барган чираттагы бәрелешләр аның өчен аянычлы тәмамлана. Радик махсус операциягә Ватан алдындагы бурычын үтәп, контракт төзеп китә. «Бу батырлыгын аныклап, бүген әнисе Анастасия ханымга, улы истәлеге итеп, «Батырлык өчен» орденын тапшырдылар. Аңа 45 яшь иде. Тыныч йокла, Радик. Сине райондашлар хәтерендә мәңге саклар», – диелә хәбәрдә.

«Безнең районыбызда кайгы. Безнең матур тормышыбызны саклап, шушы егет үлеп кайтты. Безнең киләчәк буынга, бөтенебезгә дә тормышыбызны дәвам итәр өчен гомерен бирде», – ди район башлыгы Рәис Миңнеханов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар