Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыныч йокла, кайчан гына үсеп җиттең дә, яшәп тә өлгермәдең бит»

news_top_970_100
«Тыныч йокла, кайчан гына үсеп җиттең дә, яшәп тә өлгермәдең бит»

Башкортстанның Чишмә районында Алик Фәйзуллинны соңгы юлга озатканнар. Ул махсус операциядә 27 ноябрьдә һәлак булган.

Алик Фәйзуллин 1985 елгы. СПТУ тәмамлагач, армиядә хезмәт иткән, төрле эшләрдә эшләгән. 2023 елда махсус операциягә киткән. Аңа Батырлык ордены бирелгән.

«Кызганыч, сугышта югалтуларсыз булмый. Һәлак булучылар да, яралылар да бар. Алик Дамир улы соң чиккәчә антына тугры калды. Без барыбыз да канкойгыч бәрелешнең тизрәк тәмамлануын телибез. Ә һәлак булган якташларыбызның якыннары белән җыелышып, аларның хәтерен мәңгеләштерәчәкбез», – дигән Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров.

Алик Фәйзуллинның ир туганы һәм әти-әнисе бар.

«Мәрхүмнең урыны җәннәт түрләрендә булсын»;

«Солдат, тыныч йокла, батырлыгың өчен рәхмәт»;

«Һәр көн саен диярлек җирләүләр… Тизрәк бетсен иде инде...»;

«Кайчан бетәр бу беркемгә кирәкмәгән с…, җитте инде, без балаларны, улларны, абый-энеләрне, әтиләрне, оныкларны җирләргә тиеш түгел. Һәр авылда, бистәдә, шәһәрдә кайгы.Тыныч йокла, солдат»;

«Берни дә якын туганны югалтуны алыштыра алмый, шуңа да «күз яшьләрен сөртегез» димим, шуңа да «сез кирәк булган кешеләр өчен үзегезне кулга алыгыз» дим»;

«Сабырлык бирсен әти-әниеңә. Тыныч йокла, кайчан гына үсеп җиттең дә, яшәп тә өлгермәдең бит»;

«Регина, Дамир, сезнең авыр кайгыгызны уртаклашабыз», – дип язганнар социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100