Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыныч йокла, фәрештә». Йөк машинасы яшь егеткә юл бирмәгән

news_top_970_100
«Тыныч йокла, фәрештә». Йөк машинасы яшь егеткә юл бирмәгән
Фото: Башкорстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, www.bashinform.ru

Башкортстанда «КамАЗ» белән авариядә 18 яшьлек егет һәлак булган. Бу турыда https://newsbash.ru яза.

Фаҗига 29 ноябрьдә Ишембайда була. Мәрхүм Даниэль Ишембай көллиятенә укырга «Лада Приора» машинасында бара. Шунда ул «КамАЗ»га бәрелә.

Дәүләт автоинспекциясенең якынча белешмәсе буенча, йөк машинасын йөртүче сулга борылганда, җиңел машинага юл бирми.

Бәрелешү шулкадәр нык була, Даниэльның исән калу өмет бер дә булмый. Ул урында ук «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә.

Егетнең туган ягы Салаватта әлеге хәбәр бик тиз тарала. Танышлар һәм дуслары аны бик мәрхәмәтле, шат күңелле итеп искә ала. «Бигрәк яшь, бөтен гомере алда иде», «Матур, акыллы малай», «Тыныч йокла, фәрештә», дип язалар.

31 декабрьдә Даниэльгә 19 яшь тулыр иде. Аның әнисе бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100