news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тыңлап туеп булмый» - Чәчкә әнисе белән җырлый

news_top

Җырчы Чәчкә үзенең сәхифәсенә җылылык бөркелеп торган матур видео урнаштырды. Чәчкә баянда уйный һәм әнисе белән бергәләп Айдар Галимов репертуарыннан «Кызыл розалар» җырын җырлый.

«Бүгенге көнне ямьләү өчен әни белән миннән бер җыр», – дип яза ул видео янына.

Чәчкәнең әлеге видеосы сәхифәсен карап баручыларның да күңеленә хуш килгән. «Ай матур уйныйсыз, ай матур җырлыйсыз», «Нинди телдә җырлаганыгызны аңламыйм, әмма бик матур. Булдырасыз, кызлар», «Искиткеч, шаккатып карадым. Шулай матур итеп озак яшәгез, сез – талант», «Шундый матур әниегезнең тавышы. Тыңлап туеп булмый», «Бу дуэттан күңелгә шундый рәхәт була. Һәр нотасыннан мәхәббәт сизелә», – дип язалар әни белән кызга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар