Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыңлагыз, Казан сөйли!»: легендар Татарстан радиосына 95 яшь

Легендар Татарстан Дәүләт радиосына 95 яшь тулды. «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дигән гыйбарә эфирда беренче тапкыр 1927 елның 7 ноябрендә яңгырый. Шул вакыттан бирле Татарстан радиосының һәр тапшыруы «Казан сөйли!» дигән сүзләр белән башлана.

news_top_970_100
«Тыңлагыз, Казан сөйли!»: легендар Татарстан радиосына 95 яшь
Салават Камалетдинов

95 еллык тарихы булган Татарстан радиосы күпләрне балачак, яшьлек елларына алып кайта. Өлкән буын белән бергә үскән, тәҗрибә туплаган затлы радио ул – легендар Татарстан радиосы. Туган көнендә дә радио эфирында гадәттәгечә 6:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт гимны һәм Татарстан радиосы гимнына әверелгән «Казан сөйли» дигән җыр (Мәхмүт Хөсәен шигыре, Рәгъде Халитов көе) белән башланып китте.

Татарстан радиосы язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Усманов тырышлыгы белән барлыкка килә. Радионың беренче дикторы Гадел Кутуй була. Гомер-гомергә радионың рухи ягын шагыйрьләребез, язучыларыбыз, җырчыларыбыз, галимнәребез кайгырта. Төрле елларда радиода эшләгән язучыларның саны гына да 40тан артып китә.

Татарстан радиосы беренче тапшыруларын Арча кырыннан, ул елларда Казан хәрбиләре төрле сынаулар алып барган радиобазадагы кара япма белән тышланган студиядән башлап җибәрә. Тапшырулар даими булып киткәч, студия хәзерге Тинчурин театры бинасына күчерелә. Биредә музыкаль, әдәби-драматик тапшырулар үсеш кичерә. Җырчылар турыдан-туры эфирда концерт бирә, артистлар микрофон алдында спектакль уйный.

Шушы ук бинада 1928 елда Татарстан радиосы аша шагыйрь Владимир Маяковский чыгыш ясый. 30нчы елларда радио хәзерге Карл Маркс урамы, 36 йорт адресы буенча күченә. 1939 елдан 2007 елга кадәр Татарстан радиосы тарихи Кекин йортында – М.Горький урамы, 15нче йорт адресы буенча эшләде. 2008 елдан башлап Татарстан радиосы Ш.Усманов урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан телерадиокомплекста эшли.

Хәзерге көндә Татарстан радиосының көндәлек тапшырулар күләме 6 сәгатьне тәшкил итә. Бу – БДТРК холдингының төбәк департаменты мәгълүматлары буенча, филиаллар арасында иң зур күрсәткеч. Бүген эфирга 50гә якын оригиналь тапшыру эшләнә. Алар арасында ярты гасырдан артык эфирга чыгучы «Идел белән Урал арасында», 2025 елда эфирга чыга башлавына 50 ел тулачак «Тел күрке – сүз» һәм быел эфирга чыгуына 35 ел тулган «Пар канатлар», «Театр – микрофон алдында», «Әдәбиятыбыз сәхифәләре», «Татарстан дулкынында» кебек радиотыңлаучылар мәхәббәтен казанган тапшырулар бар.

Туган көн уңаеннан радио эфирында 7-8 ноябрьдә бәйрәм тапшырулары яңгырый. Татарстан радиосында эшләгән шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән концерт, төрле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән һәм иҗат әһелләреннән, гади тыңлаучылардан кабул итеп алынган котлаулар – һәммәсен Татарстан радиосының туган көне уңаеннан тыңлап була.

Марат Әхмәтов: «Татарстан радиосы – республикабызның йөзек кашы»

Татарстан радиосын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шәхсән «Яңа көн» тапшыруында 95 еллыгы белән тәбрик итте. «Үзебезнең балалык, яшүсмерлек чорларында Татарстан радиосы белән йокыдан тора идек һәм йокларга ята идек», – дип искә алды Марат Готыф улы.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Республикада татар телендә эшләүче радиоларның саны артса да, Татарстан радиосы үзенең кыйбласына, язмышына тугрылыклы булып кала, илгә-көнгә, халкыбызга игелекле хезмәт итә. Үзебезнең балалык, яшүсмерлек чорларында Татарстан радиосы белән йокыдан тора идек һәм йокларга ята идек.

Һәр якшәмбе көннең икенче яртысында радиодан нинди дә булса инсценировка яисә спектакль тәкъдим итәләр иде. Аны тыңлау өчен халкыбыз радио янына утырып көтеп ала иде. Туган телгә хезмәт итүнең тагын нинди үтемле чарасы булыр микән шуннан башка?! Иң үтемлесе – матур әдәби телдә, шул спектакльдә катнашучыларның сүзен күңелгә сеңдереп бару. Театр сәнгате, сәхнәдә булсынмы яки радио ашамы, телебезгә бик нык тәэсир итә һәм аның гомерен озайта торган бик матур чара. Без бу тапшыруларны бик юксынып яшәдек. Машинада, өйдә спектакльне тыңлау – тамашачыга барып җитү өчен уртак чарабыз. Радиоспектакльләр – Татарстан радиосы белән уртак отышлы проектыбыз булды. Без әле Татарстан радиосы мөмкинлекләреннән күбрәк файдаланырга тиеш, – дип сөйләде Марат Готыф улы.

2021 елдан башлап «Татарстан» радиосында ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә берничә проект эшләнә башлый. «Мин әтине өйрәтәм» радиосериалының беренче сезоны татарча дөрес сөйләшергә, телебездәге киң таралган хаталарга багышланса, 2022 елда татар халкы тарихына багышланган махсус чыгарылышлар эшләнә. Татарның яшь галимнәре, фән белән кызыксынучы яшьләре турындагы «Фәнсөярләр клубы» проекты да шактый уңыш казанды, үз тыңлаучыларын тапты.

2022 елда радиода күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча яңа 6 серияле радиоспектакль эфирга чыга. Сценарий авторы – Татарстан радиосының шеф-мөхәррире Нәсим Акмал. Ел ахырына кадәр радио язучы Фатих Хөсни әсәре буенча «Йөзек кашы» радиоспектаклен эшләүне планга керткән.

Татарстан радиосы гомер буе халык язмышы белән яши һәм үзенә күрә дәүләт, җитәкчелек структураларын халыкның мәнфәгатьләреннән хәбәрдар итеп тота. Туган телләр проблемасы белән комиссия җитәкчесе буларак шөгыльләнә башлагач, үзебезнең гозер-үтенечләребезне, фикер-тәкъдимнәребезне сезнең аудиториягә, сезнең тыңлаучыларга җиткерү буенча радионың кыйммәтлелеген тагын да югарырык бәялим. Радио безне берләштерә, һәм аны, җитәкче буларак, халык белән эшләүдә мөһим чараларның берсе буларак кабул итәм, – диде Марат Әхмәтов.

Ркаил Зәйдулла: «Татарстан радиосы – татар әдәбиятының, татар сәнгатенең үзәк штабы сыман иде»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Татарстан радиосының 95 еллыгы белән тәбрик итте. Ркаил ага радиода шагыйрь Сибгать Хәким, композитор Сара Садыйкова, галим Вахит Хаков белән очрашуын, сөйләшүен, радиога татар әдәбиятының һәм сәнгатенең атаклы кешеләре җыелуын искә алды.

 

Фото: © Солтан Исхаков

«Тыңлагыз, Казан сөйли!» сүзтезмәсе минем күңелемә ана сөте белән кергән. Балачагымда ук Казан радиосын бик кызыксынып, ләззәтләнеп тыңлый идем. «Театр микрофон алдында» дигән тапшыру минем өчен иң кадерлесе булгандыр. Мин радиодан татар спектакльләрен тыңлап, хәтта артистларның исемнәрен аларның тавышларыннан ук аера башладым. Ул миңа театр белән очрашуыма, танышуыма бик зур ярдәм итте, чөнки мин театр тормышын, артистларны белә идем һәм театр дөньясына кереп китүдә бу тапшыру зур булышлык күрсәтте. Студент елларымда Горький урамындагы радио бинасына йөри башладым. Мөхәррир Рөстәм Акъегет белән дуслаштым. Анда ул вакытта бик кызыклы кешеләр эшли иде: шагыйранә күңелле җитәкче Рим Кәримов, лаексыз онытылып торган кызыклы шагыйрь Зиннур Насыйбуллин. Аларның бүлмәсе ул вакытта татар әдәбиятының, татар сәнгатенең бер үзәк штабы сыман иде.

«Тел күрке – сүз» тапшыруы шулай ук безнең телебез, әдәбият тарихы җәһәтеннән гаҗәеп әһәмиятле тапшыру иде, һәм аның йогынтысы әдәбият белән кызыксынучыларга, әдәбиятны сөючеләргә зур булды. Радио яши, кызыклы, мавыктыргыч тапшыруларын җиткерә бара. Әлбәттә, бүген яңа буын журналистлар, сәнгатькәрләр эшли, ветераннар да үз лаеклы өлешләрен кертә. Татарстан радиосы киләчәктә дә яшәр, дигән өметтә калабыз, – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Дания Нурлы: «Татарстан радиосы – икенче йортым булды»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы да Татарстан радиосында эшләгән елларын искә алды.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

1971-1972 елларда мин Татарстан радиосында тавыш операторы булып эшләдем. Журналистлар алып кайткан магнитофон тасмаларын чистартып, бер-берсенә ялгаганда, бармаклар келәйгә катып бетә иде. Билгеле, бүген инде бу эшне компьютер алыштырды. Татарстан радиосындагы беренче язмам әле театр училищесында укыган елларымда ук язылды. Радиорежиссер Әхтәм Зарипов язучы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча эшләнгән «Үги ана яфраклары» дигән радиопостановкага чакырды. Без театрның талантлы актеры Дамир Хәйруллин белән бергә уйнадык. Татарстан радиосы аша беренче тапкыр тавышым нәкъ менә шушы әсәрдә яңгырады. Аны эфирдан әле дә еш тапшырып торалар. Шул вакыттан алып тавышымны радиотыңлаучылар ошатып калганнардыр, мөгаен.

Камал театрында эшли башлагач, тапшыруларга бигрәк тә еш чакыралар иде. Шагыйрьләрдән: «Бу шигырьләрне Дания Нурлы укысын иде», – дигән гозерне ишетү минем өчен, билгеле, зур шатлык һәм мәртәбә булды. Бу вакытта радиода эшләгән режиссерлар Госман абый Әхмәтҗанов, Әминә апа Шаһиәхмәтова белән бик тиз уртак тел таптык, дуслашып та киттек. Татарстан радиосы минем өчен икенче өемә әверелде, – дип сөйләде ул.

Дания Нурлы – Татарстан радиосының 1970 елларда эфирга чыккан «Яшьлек радиодулкынында» тапшыруының беренче алып баручысы. Радио фондында актриса тарафыннан эшләнгән 100дән артык язма саклана. Аларның берникадәр өлешен балалар өчен яздырылган шигырьләр, хикәяләр, радиопостановкалар тәшкил итә. Дания Нурлы Татарстан радиосында үзенә карата һәрчак үзгә җылы мөнәсәбәт булганы өчен радио коллективына зур рәхмәтен белдерде.

Татарстан радиосы – минем өчен зур сәнгать дөньясына бер күпер кебек. Нәкъ менә биредә мин бик күп сәнгать әһелләре, олы җырчылар, музыкантлар, композиторлар, милләтебезнең горурлыгы булган шәхесләр – Рөстәм Яхин, Венера Шәрипова, Зифа Басыйрова, Заһид Хәбибуллин, Исмай Шәмсетдинов һәм башкалар белән таныштым. Радиода озак еллар Татарстанның төп тавышы булып торган мәшһүр диктор Камал апа Саттарованың фатыйхасын алып калдым. Ул миңа: «Синең тавышыңны микрофон ярата», – дия иде. Үзенең күркәм юбилеен каршылаучы Татарстан радиосы алга таба да гөрләп эшләсен! Озак еллар дәвамында эшләнгән язмалар архив киштәләрендә тузан җыеп ятмасын, һәрвакыт яңгырап, ишетелеп торсыннар. Аларны тыңлагач, шул чор кешеләре, артистлары белән кабат очрашкан, сөйләшкән кебек буласың, – дигән олы теләген җиткерде Дания Нурлы Татарстан радиосын 95 еллыгы белән котлап.

Разил Вәлиев: «Татарстан радиосы – туган тел сакчысы».

Республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев «Татарстан» радиосын 95 еллыгы белән котлап, радиога үз өемә килгән кебек киләм, дип белдерде. Шагыйрьнең беренче шигырьләре, җырлары нәкъ менә Татарстан радиосы аша яңгырый һәм популярлашып китә. Ул моның өчен Татарстан радиосына зур рәхмәтен җиткерде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Авылга радио кергәч, дикторларның сөйләменә соклана, татар теле менә нинди булырга тиеш, дип уйлый идем. Чын әдәби тел яңгырый иде ул радиодан. Бүген күпмедер дәрәҗәдә әдәби телдә сөйләшә алам икән, иң беренче чиратта Татарстан радиосына бурычлы. Бүгенге телевидение, радиолар тел өлкәсендә үрнәк булырга тиешләр. Без чын татар телен Айрат Арслан, Эльс Гадел аша ишеттек. Хилафлыклар күп. Телевидение, радио да «урам телендә» сөйләшә башласа, телебезнең соңгы көннәре тизрәк якынаерга мөмкин. Моңа игътибар итәргә кирәк, – диде ул.

Риф Гатауллин: «Без Татарстан радиосы белән яшәдек»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин:

 

Фото: © Солтан Исхаков

Иҗат кешесе өчен Татарстан радиосы зур йогынты ясады. Шунда без бөтен җырчыларны, халык җырларын, төрле инструментларда уйнаучыларны ишетә идек. Бу – безнең өчен, музыкантлар өчен, кирәкле әйбер булгандыр. Дәүләт тарафыннан бу – бик уйланылган булган. Без Татарстан радиосы белән яшәдек, бар халык, егылып китеп, радио тыңлый иде. Ул безгә зур йогынты ясады. Хәзер радиолар бик күп, ләкин аларның үзәк идеясе юк. Ул вакытта барысы да тәрбияви максат белән эшләнгән. Бик сагынам шул вакытны. Татарстан радиосына беренче үзем башкаруындагы җырлар белән килеп кердем. Элек сәнгать советы бар иде, аннан узса җырларың, димәк, ул – мәңгеләштерелде, дигән сүз. Ул без иҗатчыларга үсәргә зур этәргеч булды.

Луара Шакирҗан: «Сөйләү, нәфис сүз сәләтем Татарстан радиосы аша киң яңгыраш алды»

Татарстанның халык артисты, театр белгече Луара Шакирҗан – Татарстан радиосының якын дусты. Аның да балачагы, яшьлек еллары, профессиональ эшчәнлеге легендар радио белән бәйле.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Радио тормышыбызда әти-әни кебек тәрбияче булган икән. Совет чорында, без үскәндә, ул – беренче һәм бердәнбер радио иде, һәм өйдә һәрвакыт радио сөйләп тора иде. Үзенең тылсымлы тавышлары, көй-аһәңнәре, дикторның ягымлы тавышлары белән үзенә тартып тора иде. Без бөтен гаиләбез белән, бик тә яратып, бөтен тапшыруларны тыңлый идек, чөнки ул белем чыганагы, илһам чишмәсе булган. Хәтта авыл уртасында урамда радио яңгырап тора иде.

Үземне белә башлагач, яратып уйнаган бер уен-шөгыль барлыкка килде. Мин дикторга охшатып, чынаякны авыз янында тотып, радиодагы кебек яңгырап торган тавыш чыгарып, «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дигән уен уйнарга яраттым. Бу балачак мавыгуы юкка гына булмаган, күрәсең. Инде студент елларында ук Татарстан радиосының студиясендә булырга насыйп итте. Танылган радио режиссеры Госман абый Әхмәтҗановның бер тапшыруында катнаштым, һәм шуннан бирле бүгенгә кадәр Татарстан радиосы белән элемтәләрнең өзелгәне юк.

Элегрәк, без үскәндә, радиодан «Театр микрофон алдында» дигән тапшыру була иде. Ул безнең гаиләдә генә түгел, бөтен татар халкында театр сәнгатенә мәхәббәт уяткандыр. Күренекле Камал театры артистларының Татарстан радиосы фондында, ә ул – үзенә күрә әдәби мирас, әдәбият фонды булып санала, язмалары саклана. һәм шулар арасында минем дә шактый гына укыган әсәрләрем бар. Бу – минем өчен шатлыклы хәл, аларны еш кына кабатлап та бирәләр.

Мин радиода озак еллар балалар өчен тапшырулар алып барган идем. Госман абый Әхмәтҗанов мине «Тел күрке – сүз» тапшыруына да еш чакыра иде. Бик күп әдипләребезнең әсәрләрен радиода яздырып калдырдым. Авторлар үзләре дә үтенәләр иде минем укуымны. Җәйге айларда диктор булып эшләгән чакларым да булды. Шулай итеп, балачак хыялым тормышка ашты. Мин радио студиясендә микрофон алдында тормышымның бик күп бәхетле мизгелләрен кичердем.

Татарстан радиосында озак еллар тәрҗемәче булып эшләгән шагыйрә Лена Шагыйрьҗанны да искә алам. Ул бик яратып эшләде, «аның тәрҗемәләрен уку рәхәт, алар шундый камил» дип сөйлиләр иде радио хезмәткәрләре дә. Радионы без яраткан кебек, радио да безне, тавышыбызны, эшебезне яратты. Кешеләре үз итте. Бик күп күренекле шәхесләр эшләде радиода. Татарстан радиосы шәһәрнең үзәгендә, Горький урамында булган чагында, Камал театры да янәшәдә иде әле, ниндидер мәдәни очрашулар, мәдәни үзәк кебек иде. Күпме композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр, язучылар, журналистлар биредә булалар, күрешәләр, сөйләшәләр. Гөжләп, шау-гөр килеп тора иде Татарстан радиосы. Ул елларда бик күп танылган шәхесләр белән аралашып яшәргә туры килде. Күбесе белән дус булып калдык. Сөйләү, нәфис сүз талантым Татарстан радиосы аша киң яңгыраш тапты.

Гаиләбез белән Татарстан радиосына үз игелекле хезмәтебезне кертә алганбыз икән, моның белән без бик горурланабыз. Татарстан радиосын котлап, аңа үз кыйбласын югалтмыйча, безнең буынны гына түгел, яшьләрне дә куандырып яңгырарга язсын, – дип котлады радионы Луара Шакирҗан.

Зилә Сөнгатуллина: «Татарстан радиосына чиксез рәхмәтлемен»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина Татарстан радиосын «халык яратып тыңлады, ул һәрвакыт кухняда эшләп тора иде» дип искә алды. 

 

Фото: © Солтан Исхаков

Татарстан радиосының булуы безнең республика өчен зур әһәмияткә ия. Радио татар сәнгатен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Анда минем язмаларым гына да 10,5 сәгатьлек. Мин Татарстан радиосына чиксез рәхмәтлемен. Ул вакытта башлап җырлаган җырчыларны бары тик радио гына үстерде. Татарстан радиосын бар халык яратып тыңлады, ул һәрвакыт кухняда эшләп тора иде. Халык барлык хәбәрләрне, сәнгать яңалыкларын көтеп ала, радио белән яши, ә радио халык белән бергә булды.

Республикабыздагы «музыкаль алтын фонд» нәкъ менә Татарстан радиосы ярдәмендә барлыкка килде. Радио бик күп җырчыларны, артистларны, хәтта операларны яздырып ала иде. Мәскәү радиосы белән бик дус яшәдек. Шунлыктан радио фондында бик күп симфонияләр, опера язмалары саклана. Хәзер мондый мөмкинлек юк, матди һәм рухи яктан да нык ярлыландык. Хәзер симфоник оркестр белән язылган җырчылар да юк. Ә бит алар татар музыкасын гына түгел, чит ил композиторлары әсәрләрен дә башкаралар иде. Әле хәзер дә Татарстан радиосыннан шул елларда яздырылган татар классик музыкасын яратып тыңлыйм.

Радиода тавыш режиссеры булып эшләгән композитор Исмай абый Шәмсетдиновны яхшы хәтерлим. Аннан аның улы эшләде, Наталья Ростовцева бар иде. Музыкаль мөхәррирләр Сиринә Латыйпова, Рафаэль Ильясов бер дигән югары сәнгати музыкаль тапшырулар әзерлиләр иде. Булганны сакларга һәм үстерергә язсын! – диде Зилә Сөнгатуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100