Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыңладым да еладым...» – Илдар Хәкимов белән кызы Элларидан яңа дуэт

news_top_970_100
«Тыңладым да еладым...» – Илдар Хәкимов белән кызы Элларидан яңа дуэт
Фото: Гүзәл Уразованың Телеграм каналыннан

Җырчы гаилә Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың олы кызлары Эллари, инглиз телендә җырлап, күптән инде бик күпләрнең күңелен яулаган иде. Шушы көннәрендә әтиле-кызлы Илдар белән Эллари яңа җыр яздырганнар.

«Әти, кызым» дип аталган әлеге җырның сүзләрен – Айгөл Вәлиуллина (Нуриева), көен Риназ Фазлыйәхмәтов язган, ә аранжировкасы – Илдүс Дәүләновныкы.

«Илдар беренче тапкыр УЗИга барганда, малайны төшерәм дип, камера күтәреп барган иде. Табиб карады-карады да: «На девочку похожа!» – диде. Илдар: «Абый, тагын ныклабрак карагыз әле», – ди бит инде. Табиб: «Гадәттә минем ялгышканым юк, кыз булачак!» – диде. «Ярар, кыз булса, тагын да катырак яратырбыз», – диде шунда Илдар.

Менә шул «девочка» инде ул Эллари... Үсеп тә җиттең, кызым. «Әти, кызым» – дуэт җыры. Барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга мөмкин. Сезнең фикерләрегезне көтеп калабыз.

Күп кенә туйларда әти белән кыз биюендә ишетергә насыйп булсын иде бу җырны», – дип язган Гүзәл социаль челтәрләрдә һәм Илдар белән Эллариның әлеге җырны башкаруындагы видео белән уртаклашкан.

Җырны тыңлап, меңләгән җылы комментарийлар язганнар. Барысы да түбәндәге эчтәлектә:

«Искиткеч, тавышлары матур, күзләр тимәсен!», «Шәп җыр, күзләргә яшьләр тулды. Эллариның тавышы күңелгә үтеп керә торган», «Супер дуэт, афәрин!», «Сезнең гаилә – эстрадабызның горурлыгы», «Бу җырга ничек кенә биерләр икән. Елый-елый биеп булырмы икән», «Каз тәннәре чыгара торган җыр», «Эллариның тавышы-ы-ы... моңлы», «Бик мәгънәле булган», «Илдар абыйның чак-чак күзләре яшьләнеп ала», «Тыңладым да еладым», «Кызыгыз сезне дә уздырачак эстрадада», – дигәннәр иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 август 2022
    Исемсез
    Йөрәккә үтеп керә торган җыр, тавышлары искиткеч!!! Рәхмәт сезгә, иҗат уңышлары һәрвакыт юлдаш булсын үзегезгә!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100