Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тын кысыла, баш әйләнде, аяк тотмый башлады» — Иркәгә Себердә операция ясаганнар

Җырчы Иркәнең Себердәге концертлардан соң хәле начарая. Ул әле дә Себердә, хастаханәдә. Бу хакта җырчы үзе Инстаграм битендә җиткерде.

news_top_970_100
«Тын кысыла, баш әйләнде, аяк тотмый башлады» — Иркәгә Себердә операция ясаганнар
Салават Камалетдинов

«Тагын бер мизгел… Себергә рәхмәт әйтеп Иркә кайтып житкәндер инде дисезме? Юк… Мин әле дә монда… Беләм, бу постны мин язарга тиеш тә түгел идем, шыпырт кына үткәреп жибәреп, берни дә булмагандай елмаеп тормышымны, эшемне дәвам итәргә тиеш идем. Моны жәлләтү, зарлану итеп кабул итә күрмәгез.

«Туган як сәламнәре» дип аталган программа белән 6 жырчы Себергә юл тоттык… Көлешә, сөйләшә беренче концерт үтеп китте, тик нигәдер җырлап кергәч мин үземдә үзгәреш сиздем. Тын кысылып, баш әйләнү озын юлдан соң була торган хәл, дип беркемгә сиздерми генә икенче, өченче көн дә үтеп китте. Соңгы 4 нче концерт көнне зарлануның мәгънәсе юк, кайткач туп-туры Казан хастаханәсенә барырмын дип, табибымны да кисәттем.

Эш бетте. Елмаясы, сиздерми генә, тыныч кына поездга кереп ятам да, үтә ул, яткач үтә… Әнә 9 нчы вагон ерак та түгел кебек, тик аксата нигәдер уң аяк тотмый башлады, Лилия иплэп кенә култыклады, Ильнат сүзсез генэ чемоданымны үзенә алды. Поезд кузгалды… Хәл авырайды, авыртудан аң югала башлады. Шул вакытта поездда медицина хезмәткәрләре юклыгы ачыкланды. Лилия белән Ильнат бер минут мине калдырмый башка вагоннардан табиб пассажир эзли башладылар.

Булмады… Поезд 2 сәгатьтән соң туктады. Бер авылдан ашыгыч ярдәм машинасы килде, алар мине Пыть-Ях җирлегенә озаталар. «Барып җитеп өлгерәбезме, юкмы», дигән сүзләрне генә хәтерлим. Җиткерделәр. Лилиям иртәнге 4 тә бөтен Себердәге дусларны аякка бастырырга өлгергән. Тиз арада мине операция бүлмәсенә озаттылар. Табиблар безне көтә иде. 2,5 сәгать җиңел булмаган операцияне табиблар уңышлы эшләп чыкканнар. Диагнозны сорамагыз, әйтмим. Күпмедер вакыттан соң мин аңыма килә башладым «Әлеге кеше яңадан туды», — дигән сүзләр әле дә колакта», — дип язган җырчы.

Иркә хәзерге сәламәтлеге әйбәтләнүе хакында яза, якыннарына, дусларына, табибка рәхмәт сүзләре җиткерә.

«Мин исән — сау, үз аңымда, тиздән кайтам, ә әлегә мин Себердә. Әйтергә теләгән сүзем шул! Хастаханәгә авыртудан егылгач кына барасы түгел, ә аз гына борчылуга йөгерегез, күренегез, тикшеренегез! Сузмагыз! Саклагыз үзегезне! Сезнен Иркәгез!» — дип кисәтә ул инстачыларын.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100