Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тыл ветераны Җүәйрә Фәләхова: «Әй, безнең язмыш…»

Җүәйрә Фәләхова 1926 елгы. Ул Арча районы Казанбаш авылыннан. Сугыш башланганда аңа унбиш яшь булган. Җүәйрә әби үз язмышы турында «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Тыл ветераны Җүәйрә Фәләхова: «Әй, безнең язмыш…»
Гаилә архивы

«Кулаклар дип, өебездән сандыклап әйбер чыгардылар»

«Әтием сугышка китеп, бер хәбәрсез югалды. Днепр яныннан безгә хат язган иде. «Елганың теге ярында немецларның атышлары ишетелә», - диелгән иде хатта. Бу аның соңгы хаты иде. Безнең авылдан сугышка 3-4 кеше киткән иде. Берсе дә кайтмады. Әй, безнең язмыш, балам. Баштан ук сөйлимме?» — диде Җүәйрә әби. Ул мине үзе янына утыртты да сөйли башлады.

«Безнең бабайлар заманында авылда тире иләгәннәр. Бабам оста иде. Элек дилбегәләр, баулар булмаган бит. Ат тиресеннән дилбегә ясыйлар иде. Алар ике-өч кеше эшләгән. Хезмәтче дә алган булганнар. Тире иләү җиңел эш булмаган. 

Безнең күршедә мин-минлекле бер кеше яши иде. Шушы кеше бөтен авылны рәнҗетте. 1936-1937 елларда кемнең байлыгы бар, шуны төрмәгә утырттырды, Себергә җибәрттерде. Безнең бабайларны, әтиләрне дә кулак дип, өйсез калдырды. Бернәрсәсез калдык, балам. Хәтта әнинең кыз вакытында теккән, чиккән сөлгеләре дә калмады. Бер кулъяулык булса да калдырып булгандыр бит?! Ул бит истәлек. Сандыклап-сандыклап әйбер чыгардылар. Әнинең елаганнары…» — дип сөйләде әби.

Җүәйрә әби сөйләгәндә, борчылды. Кискен-кискен сулыш алып, сөйләвен дәвам итте ул:

«Безнең әни ягында бакырчылар иде. Сәгатьләр, машиналар төзәтәләр иде. Шулай ук аларның үзләренең дә эш урыннары булган. Әмма аларга тимәделәр, чөнки ул як бабамнар хезмәтче тотмый иде. Ә тире иләгән бабамның 2-3 хезмәтчесе бар иде. Моннан тыш, әниемнең яклары тынычрак авылда яшиләр иде. Кемгә ни язган бит.

Ялгышмасам, дүрт кешене, революциягә каршы барып, революционерларны атулары өчен, төрмәгә утырттылар. Алар арасында минем әтием дә бар иде. Әтием гомергә гадел кеше булды, алдауны яратмады. Ул теге мин-минлекле күршебезгә кыек сүз әйтте. Аннан бу дүрт кешене, шул исәптән әтиемне, Казан төрмәсендә утырттылар. Соңрак шушы дүрт кешенең икесен атарга дигән карар чыгардылар. Ә калган икесенә унар ел бирелде. Әмма беркемне дә атмадылар да, утыртмадылар да. Бетте, әтине башка күрмәячәкбез, дигән идек инде. Аллаһка мең шөкер, бер кеше әтиләрне коткарып калды. 

Бәлки карарда ялгышлык бардыр дип, Югары суд аларны кире район судына кайтартты. Хәзер шаһитләрне янә җыеп, алардан күрсәтмә алдылар. Шаһитләр: «Яшел дугалы җирән ат иде. Төнлә шуларны күрдек», — дип күрсәтмә биргәннәр. Шулчак аларга судья: «Караңгы төндә дуганың яшел икәнен каян күреп алдыгыз соң?» — дигән. Әни: «Каршыларына чыгып, тотып караганнардыр», — дип ачуланган. Шуннан соң әтиләрне башка гаепләмәделәр». 

Ул елларны ачлык булганын барыбыз да беләбез. Ачлык Җүәйрә әбиләрнең йортын да читләтеп үтмәгән. 

«Эшләүчеләргә азык белән түлиләр иде, әмма безнең әти-әни эшләмәгәч, без ачтан интектек. Әни ун баланы дөньяга китерде. Шушы баланың алтысы кечкенә чакта үлде. Ул чакта төрле авырулар бар иде. Ачлыгы да шушы үлемнәрнең бер сәбәбе булды. Мин үзем балаларның иң өлкәне. Шулай итеп, алты бертуганымны күмәргә туры килде. Әти сугышка киткәч, тагын ике бала үлгән иде. Аларны без әни белән икәү барып күмдек. Ул елларны кемдә кемнең эше булсын инде… Үз кулларым белән сабыйларны җиргә иңдердем», — ди ул.

Җүәйрә әбинең кулларына күзем төште. Ул моны сизеп: «Менә шушы куллар белән җирләдем» — дип кабатлады.

«Әти сугыштан кайтмады»

«1941 елда сугыш башланды. Әти, гаепсез итеп танылгач, колхозга эшкә керде. Бер көнне әти төнге унда эштән кайтты да бер сәгатьтән сугышка китте. Гадәти көн кебек иде, югыйсә. Шулай итеп, әтисез калдык. Ул әйләнеп кайтмады. Гәүдәсен дә тапмадылар, суга баткан микән?..

Аны озатуымны әле һаман да хәтерлим. Әти сугышка киткәндә, әни авырлы иде. Нәкъ менә әти китеп, берничә көн үткәч, энем туды. Ул әле һаман да исән. Без аны әтинең үзе итеп күрәбез, чөнки, әйткәнемчә, балаларның күбесе үлде. Энем безнең гаиләдә бердәнбер ир-егет иде. 

1942 елда әнинең әти-әнисе безгә кайтты. Бергә яши башладык. «Бала карар кешең бар», — дип, әнине эшкә җиктеләр. Әби карт иде инде. Ул ничек бала карасын?

Әнинең эше - басуга ашлык ташу иде. Берсендә әнинең аягы тая да, ул егыла. Егылгач, башына капчык төшә. Ә капчык ашлык белән тулган була. Әнинең башына зыян килә һәм аңа операция ясыйлар. Әни миңа, өйгә кайткач: «Башымны ярганнарын үзем тыңлап яттым», — дигән иде. Бу хәлләрдән соң әни әллә ни эшли алмады. Хәле начарланды. Шушы чаклар бик авыр иде. Өйдә ир-ат эшләрен эшли алырлык кеше булмады. Ач идек. Шул кычыткан белән бәрәңге эләгә иде кайчак. Әмма анысы да сирәк.

Әниемнең энесе төрмәдә утырды. Аның ни өчен утырганын белмим, әмма анда да гаделсезлекнең кулы уйнагандыр. Утыручы саналгач, абыйга авылга кайтырга рөхсәт итмәделәр. Ул Түбән Тагилга яшәргә китте. Әле безгә әтинең әтиләре килеп йөргәндә барыбер җиңелрәк иде. Алар: «Улыбыз янына барып кайтыйк әле», — дип, Түбән Тагилга китте. Шуннан кире әйләнеп кайтмадылар… Саубуллашканыбызны хәтерлим. Аларның каберләре шунда. Ул каберләр хәзер юкка да чыккан инде. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Тагилга киттем. Каберләрен тапмадык», — дип хатирәләрен яңартты Җүәйрә әби. 

«Күпмедер вакыттан соң мине кияүгә алдылар. Әмма ирем эш буенча башка илгә китте. Шунда бер марҗага өйләнеп, кире кайтмады. Әле ул вакытта әнием исән иде. Ул миңа Тагилга хат язып җибәрде. Хат гарәп телендә язылган иде. Кемгә укытырга белмәдем шуны. Нәрсә язган булгандыр, белмим. Һаман да белмим, сеңлем. Нәрсә әйтергә теләгән булгандыр?!

Соңыннан Тагилда бер егет белән таныштым. Ул Мамадыш районы Олыяз авылыныкы иде. Әнисен дә, беренче хатыныннан калган баласын да үзе белән ияртеп, Тагилга алып килде дә без бергә яши башладык. Баласын бергә үстердек. Соңыннан кайнананың авылга кайтасы килде дә бергә Олыязга кайттык. Бер өйдә дүрт малай, үги кыз, исерек ир, кайнана яшәдек. Ирем Нәҗми эчә иде. Әмма, Аллаһка шөкер, балаларым тәрбияле булып үсте. Бер улым гына бүген безнең арада юк», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Җүәйрә әби - тыл ветераны. Сугышның нәрсә икәнен белер өчен анда бару - мөһим шарт түгел. Ул ниләр генә күрмәгән...

Хәзер Җүәйрә апа улы Фәниснең гаиләсе белән яши. Фәнис абый хатыны Миләүшә белән дүрт бала үстерә. Балаларының берсе Русланны балалар йортыннан алганнар. Кызлары Илүсә - танылып килүче блогер. Гаилә авылда үз кибетләрен тота. 

«Аллаһка шөкер, улым да, киленем дә, балалар да миңа яхшы мөнәсәбәттә. «Әни, әби, нәрсә кирәк?» — дип кенә торалар. Аларга рәхмәт. Әле, Аллаһ боерса, яшисе килә. 93 яшь әз түгел инде. Сәламәтлектән аермасын. Хәзер яшьләр зарлана. Зарланырга кирәкми. Күпләр балага уза да берни эшләмичә ята. Безнең заманда: «Булды, арыдым», — дип әйтергә ярамый иде. Авырлымы син, юкмы — барыбер. Әле бер баламны хәтта өйдә таптым. Хәзерге дөньялар имин. Балалар, оныклар сәламәт булсын!» — дип тәмамлады сүзен Җүәйрә әби. 

Җүәйрә әби сөйләшкән арада мәктәп елларыннан бер кызыклы хатирәсен дә искә төшерде. Язмамны моңсу нотада тәмамламас өчен, әби сөйләгән әлеге хатирәне сезгә дә язам.

«Сер булып кына бер әйбер әйтим әле сиңа. Мәктәптә сигез ел укыдым. Тапкырлау таблицасын, гомумән, белми идем. Әмма математика дәресеннән гел «бишле»гә укыдым. Ничек укытучыларны алдый белгәнмендер? Алар минем таблицаны белмәвемне ачыклый алмадылар», — дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100