Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тычкан (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Балкон тулы чүп-чар. Бер булмаса, бер кирәге чыгар, дип ташламый калдырган кием-салым, пластик савытлар. Көзге уңыш – кабак, сарымсак, суган, кәбестә, компотлар да кереп җитмәгән әле балконнан. Кәрҗиннәрдә тезелешеп утыралар.

Гөлшат хәйраннар калып карап торды балконындагы тәртипсезлеккә. Тулай торак бүлмәсендә яшәгәндә кечкенә бүлмәгә сыеп булмый, әйбер куярга урын юк, дип зарлана иде. Ә монда фатир зур булган саен җыйнаксызлык. Балалары шәһәргә чыгып киткәч бигрәк тә иркенәйде. Үзе генә калгач күңеле дә үсми булса кирәк. Балкон ишеген ачып озак кына карап торды да, иртәгә җыештырырмын әле, дип үз-үзенә сүз биреп, кибеткә чыгып керәсе итте. Андый «иртәгә»ләр хәйран булды инде аның тормышында, балконга гына идеаль тәртип кермәде. Ачып, сөрсеп ятканнары булмаса да, аяк астындагы әйберләр үзенең үк эчен пошыра хатынның. Тик кул җитми. Киштәләр булмагач җыештырып та мәгънә юк, ди дә кул селти. Бу юлы да шулай үзен-үзе аклап, уйларга бирелеп, фатир ишеген бикләп, кибеткә китте. Йомырка, әфлисун гына алды да тиз-тиз өенә ашыкты.

Кайтышына подъезд эчендә ят ис тоемлады. Ковидтан соң суган, кызган таба исе килеп җәфалаган иде, шуның дәвамыдыр дип, тизрәк фатирына кереп китү ягын карады. Өс киемен салганчы ук кухняның тәрәзә форточкасын ачып куйды. Яңа төзелгән йортлар элеккечә үк нык түгел шул. Тимер ишек булса да, ят исләр күрше фатирга да үрмәли. Балкон тәрәзәсен ачып телефоннан сөйләшсәң, өске яки аскы каттагылар ишетмәс, дия торган түгел. Берсендә шулай булды. Гөлшатка кунакка килгән дусты Илүсә икенче бер танышына тетте генә телефоннан кайнанасын «мактап».

Икенче көнне үк хәбәре килеп иреште. Баксаң, Гөлшаттан өске фатирда, икенче катта, Илүсәнең кайнанасының танышы яши икән. Ахирәтләр. Илүсә «әйтмәгәнсең» дип, Гөлшатка үпкәләп тә йөрде әле. Гөлшат кеше белән аралашмагач, үзе дә бу җиргә күченеп кенә килгән булгач, күп кешене белеп бетерми. Өске катта ялгыз апа яшәгәнен белә ул. Подъезда очраганда «исәнмесез»дән башканы сөйләшмәгәч каян беләсең. Хикмәт анда гына да түгел, яңа төзелгән йортларның тавыш үткәрүчәнлегенә, стеналарның ни дәрәҗәдә «калын» икәненә исең китмәле. Күрше-тирәдән ишетелгән тавышларга әллә ни исе китми аның. Исереп, ишек шакып, сүгенеп йөрүче булмаса, башкасына риза. Кайнанасын «мактаган» Илүсә дә гел килеп йөрми. Стеналарның юка булуы ялгыз хатын өчен күңелле дә әле. Күрше балаларының шаярып-сикерешеп котырганын тыңлап, балачакларын искә ала.

Әле күршедәге кечкенә кыз Нәфисә яңа гына бакчага йөри башлаган иде. Аның иртән, барасы килмичә, елап чыгып киткәненә кадәр рәхәт Гөлшатка. Еласын. Бала еламый гына үсми, ди күршесенә дә. Бу бит – яшәеш. Елап чыгып китә дә, җырлап кайтып керә ул бала. Бу арада яңа елга җыр өйрәнә башлаганнар ахрысы. «Сырсы, сырсы» дигән тавышлар ишетелә стена аша. Шулай да, зур суммалар түләп алган фатирларда тавыш ишетелмәсә, балкон тәрәзләреннән җил өрмәсә, комнары коелмаса күңеллерәктер инде. Төзүчеләрнең, төзүче оешмаларның намусындадыр инде алары. Күпме суммалар түләп ала бит шуны кешеләр. Гөлшат та алды. Тулай торактагы сусызлык, тәртипсезлектән арыган иде.

Тәртипсезлек дигәннән, балкондагы әйберләрен, ниһаять, тәртипкә китерергә уйлады ул бүген. Подъездагы ят ис борынына ияреп кергәнме, ишек ярыгыннан кергәнме, кухня форточкасы гына җилләтә алмады, балкон тәрәзәсен үк ачып куйды. Тәрәзәне ачкан-ачкан, кичтән юган калын свитерын да шунда элде. Җилләсен бераз. Капкачлары «адашкан» банкаларны, пластик савытларны ташларга капчыкка тутырды. «Иске җыеп ятып булмас», – дип, әллә кайчаннан аунап яткан, балаларыннан калган йомшак уенчыкларны да капчыкка ыргытты.

Ул арада газ плитәсенә чәй кайнарларга куйды. Кире балконга чыгыйм, дип ишегенә тотынган гына иде, балкон тәрәзәсеннән тычкан карап тормасынмы Гөлшатка?! Ә аның иң курыкканы – бака белән тычкан. Үч иткәндәй гел килеп чыгалар алар каршыга. Соңгы елларда бака бик күп күренә башлады. Әллә шуңа бераз ияләшә төште бакаларга. Ә менә тычканнарга – юк. Шулай да, кая барасың, «балконга тычкан кергән» дип, подъезд каршысына чыгып елап утырып булмый. Тычканны чыгарыгыз әле, дип, кеше дә чакыра алмыйсың. Берничә тапкыр шулай тычканга «китап-капкын» куеп, күзләрен чытырдатып йомып, зур чиләккә салып, аның өстен каплап, чүплеккә чыгарып салган иде. Әйтерсең, ул тычкан тора да аның өстенә сикерә. «Китап-капкын» келәенә ябышкан тычканның бу тормыш белән алыш-биреше беткән була бит инде. Менә бу юлы балкон тәрәзәсеннән чекерәеп карап тора хатынга.

Алай гынамы әле сиңа! Җилләргә элгән свитер өстенә менеп утырган. Хатынның «хайт» диюе булды, теге мескенкәй эчке якка мәтәлчек атты да китте. Балкон идәнендә торган кабак өстенә килеп төште дә тагын карап утыра Гөлшатка. Бер юньле уй юк бит башта хәзер. Тычкан авыруы эләксә, бетте баш, дип пошаманга төште хатын. Көзге салкыннар башлангач кырдан ризык эзләп килә, диләр шул. Гөлшатларның йортының бер ягында – кыр, урман. Кирпеч фатирга ничек керә икән, дип аптыраган иде теге юлы да. Ачык тәрәзәдән, форточкадан керә икән. Гөлшат тычканга ничек тиз кычкырган булса, шул тизлектә кухня ишеген ябып та куйды. Кергән җиреннән чыгып китәренә өметләнде. Тычкан бит ул үгез түгел. Ят җиргә кергәнгә дуламый, акырмый.

Гөлшат та онытылып торды, дусты белән ферма хәлләре турында сөйләште. Ахшам җиткәндә генә чүп түгәсе барлыгы исенә төште. Кояш бөтенләй баеп беткәнче өлгерим дип, атылып балконга чыкты да, аны-моны уйлап тормады, капчыкны өстерәп ишекнең икенче ягына чыгарып куйды. Аягына галошын элгәнче, мөлдерәмә капчык ауды да, капчыктагы егермеләп пластик сөт шешәсе подъезд идәненә чәчелде. Ул да булмады, капчыктан тычкан атылып та чыкты, каршыдагы фатирга кереп тә шылды. Шушы гына кирәк иде инде, дип сукранды хатын. Оятын кая куярсың.

Ул да булмады, каршы фатирда шап-шап итеп тапочка килеп төшкән тавышлар ишетелде. Гөлшат, үзен гаепле санап, күршесенә тычкан куышырга керде. И куалар мескен кеп-кечкенә тычканны. Мәш китереп тычканны сүгә таныш түгел ир белән хатын. Тоттырамы инде ул сиңа тычкан! Суыткыч астына керде дә югалды инде ул мескенкәй. Каян ишеге ачык калган, диген син. Моңарчы ачык булмаган фатир ишегенең ул көндә ачык торуы көндез килгән искә бәйле булган. Каршы фатирга күптән түгел күченеп килгән ир йомырка белән сосиска кыздырырга куйган да ятып торган. Төнге сменадан эштән кайткан кешенең ятып торуы черем итеп алуга әйләнгән. Нәтиҗәдә йомырка да, сосискалар да янган. Әле ярый икенче бер күршесе ишек кыңгыравына басып уяткан. Шуннан соң форточкаларны, ишекне ачып җилләтергә булган Рәүф.

«Иртәгә капкын алып кайтып куярмын, кумыйк», – диде ир Гөлшатка. Хатын, беркатлыланып, тычканның каян, ничек кергәнен сөйләп бирде. Алай гына да түгел, таныш түгеллегеннән дә оялып тормады, балконына алып кереп, менә шуннан керде, дия-дия, бәйнә-бәйнә сөйләде. Рәүф тычканның юкка гына аның вакытлыча яши торган фатирына кермәгәнлеген аңлады. Күңеленнән генә тычканга рәхмәт укыды. Бер айдан балкон хуш исен чыгарып торучы агач такта белән тышланды, киштәләр ясалды. Гөлшат ул киштәләргә кәрҗиннәрен, банкаларын тезеп куйды. Тычкан Рәүф фатирыннан да юк булды. Мөгаен, көйгән исне чыгарырга ачылган форточкадан чыгып киткәндер ул үзенең кырларына. Ир белән хатынның табышуларына тычкан сәбәпче булды дисәң – кеше ышанмас. Ышанса да, кычкырып көләр. Ә тормышта алай да булырга мөмкин икән. Балконга – тычкан, хатынның күңеленә башка беркем дә керә алмаслык үзгәреш ясады Рәүф.

Карале, искә төште бит! «Күрәчәгең булса, тычкан да сәбәпче булыр бәхетеңә», – дигән иде әбисе Гөлшатка үсмер чагында. Ул чакта да ашлык келәтенә кереп тулалар иде тычканнар. Бакча башына өелгән тычкан оясын туздырганга әбисе ачулана иде малайларны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100