Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тямайдан чыга инде» – Фирдүс Тямаев җәяүлеләр кичүендә гармунда уйнап биегән

news_top_970_100
«Тямайдан чыга инде» – Фирдүс Тямаев җәяүлеләр кичүендә гармунда уйнап биегән
Фото "Татар-информ" архивыннан

Республика көнендә Фирдүс Тямаев, светофорның яшел төсе янгач, «зебра»да гармунда уйнаган, Раяз Фасыйхов белән биеп тә алганнар. Ә аларга каршы бер төркем халык юл аша чыга. Ник шунда кем дә булса артистларны танып дәшсен дә кушылып биесен…

«Бәйрәм булса, шундый булсын», – дип язган үз сәхифәсендә Фирдүс Тямаев.

«Бәйрәм рухын кешеләргә өләшеп йөрүче кем булсын инде? Тямайдан чыга инде»;

«Берничә минут биеп тә алсалар була иде, барысы да каядыр ашыга»;

«Кешеләр шул дәрәҗәдә үз мәшәкатьләре белән яши ки, кем гармунда уйнаганын танымадылар да, кешегә игътибар бирергә дә теләмәделәр» кебек комментарийлар калдырган җырчының язылучылары.

Комментарий калдыручылар арасында рәхәтләнеп биергә теләк белдерүчеләр дә бар, эштә булу сәбәпле, бәйрәмгә чыга гына алмаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100