news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тямай» позывнойлы икенче егетне җирлибез» - Фирдүс Тямаев туганын соңгы юлга озаткан

news_top

Кичә Фирдүс Тямаев туганының махсус хәрби операция зонасында һәлак булуын хәбәр иткән иде. Ранис Тямаевны бүген Нурлатта җирләгәннәр. Фирдүс сүзләренчә, ул инде май аенда ук һәлак булган, ә җәсәден туган ягына бүген генә алып кайта алганнар.

Ранис Фирдүскә өчтуган туры килә. «Ранис күршебез иде, ул миңа бертуган энекәш кебек иде. Алар минем бертуган энекәш Фирзәр белән бик якын булдылар, бергә үстеләр. Махсус операция башланганнан бирле энекәшебезгә ярдәм итәргә тырыштык», – дип сөйли Фирдүс.

Авыр хәбәр Фирдүс Тямаевка Нурлаттан гуманитар ярдәм белән юлга чыккан вакытта килеп җитә. Ранис аларны каршы алырга тиеш булган.

«Раниска мин аерым күчтәнәчләр дә әзерләгән идем. Без ике автобус, ике фура белән бардык, Раниста кунарга тиеш идек. Аннан алга егетләр янына китәсе идек. Барып җитәргә 4-5 сәгать кала, авыр хәбәр килде, ышанмадык. Май аеннан бирле көттек, ниһаять, Фирзәр Ранисны алып кайтып бара», – дип сөйләгән иде ул.

Хәрбине соңгы юлга озатарга Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев та кайткан. «Ранис безне каршы ала иде. Матур мөлаем, елмаючан иле, аны бер тапкыр да күңелсез килеш күргән булмады, без аны онытмабыз. «Егет без» чишмәсендә дә аның исеме урын алачак», – ди Рүзәл.

Фирдүс Тямаев сүзләренчә, туганының позывное «Тямай» булган. «Тямай» позывнойлы икенче егетне җирлибез. Берсе Башкортстаннан яшь кенә егет иде. Ул минем иҗатымны, җырларымны бик яратты, чын фанат иде. Хәзер үзебезнең Тямай..» – ди җырчы.

Фото: © Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар