Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тормыш һәм ятак өчен нинди хатын-кыз кирәк?» - Фирдүс Тямаев хатын сайларга өйрәтә

news_top_970_100
«Тормыш һәм ятак өчен нинди хатын-кыз кирәк?» - Фирдүс Тямаев хатын сайларга өйрәтә
"Татар-информ" архивы

Зифа Нагаеваның «Күзгә күз карашып» тапшыруында Фирдүс Тямаев кунак булды. Ул: «Хатыныңа зур мәхәббәт, сөю белән өйләндеңме?» дигән сорауга җавап бирде.

«Мин никахлашкач, «Хатыныңа дусларың алдында сүгенеп, колакка ятмаган сүз әйтсәң, бөтен дусларың шулай әйтәчәк. Әгәр хатыныңа «җаным», «матурым», «чәчәгем» дип әйтсәң, бөтенесе «чәчәк» дип әйтәчәк», – диде әни.

Ир-атлар ялкауланды - матур сүз әйтмиләр, яратам димиләр, чәчәк бирмиләр. Мин хатынымны гел кочаклап, яратам дип әйтеп торам. Аның минем өйдә булмавыма гына ачуы килә. Өйдә булсам, безнең талашкан юк. Никадәр генә көчле ир-ат булсам да, аның кызган, ачуы килгән вакытында дәшмим.

Мин аңа хөрмәт, акыл белән өйләндем. Нәрсә соң ул мәхәббәт?!  Нәрсә инде ул? Була бит стерва кызлар, алар ир-атны үзенә тартып ала. Ир-ат аның кулында бозауга әйләнә, миңгерәп йөри. Аннан чыгып китәргә кирәк, ул тормыш өчен бармый, ятак өчен бара, әйбәт.

Тормыш итәр өчен акыллы, зиһенле, уңган, тәрбияле хатын кирәк. Ул мин эшләгәнне кадерли. Минем белән гастрольдә йөри, ул аның авырлыгын белә. Ул көнләшми. Бездә көнләшү юк. Миңа кызлар төне буе смс-хәбәрләр яза, фотоларга төшкәндә үбәләр-кочаклыйлар.

Резидәне беренче очрашуда ук ошаттым, минеке дидем. Өйләнештек, миңа ике малай бүләк итте. Аңа хөрмәтем дә, ярату да, кадерләү дә бар», – дип сөйләде җырчы хатынына булган хисләре турында.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Фирдуснен ижатыда,шэхси томышыда сокландыра.Унышлар телибез, Сезгэ,Фирдус...
  • 7 сентябрь 2022
    Исемсез
    Мин бик хормэт итэм бу гаилэне. Рэхмэт Фирдус тормыш иптэшенне, хормэт итеп, яратып яшэвен очен. Резеда ана лаек хатын-кыз. Бик яратам сезне🥰🥰🥰
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100