Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаевның йортында янгын чыга язган – «И кызым, синең фәрештәләрең саклагандыр безне»

news_top_970_100
Тямаевның йортында янгын чыга язган – «И кызым, синең фәрештәләрең саклагандыр безне»
Фото: "Татар-информ"

Фирдүс Тямаевның йортында аздан гына янгын чыкмый калган. Чормага җәелгән экомамык астындагы электрүткәргечне тычкан кимергән.

«Вәт, җәмәгать! Аллаһ сакласын. Яна яздык бит. Ис килә дә килә. Әле, авыргач, борыным да юньләп сизми. Аллаһ Тәгаләм саклап калды. Тычкан кимергән. «Светоточка» утлар куймагыз, менә шундый. Әле өйдә идек. Йоклаган вакытта гаиләң янып үлсә. Аллаһ сакласын! Менә шундый экомамык салган идек. Ул үзе янмый, әмма арасыннан тычкан йөргән.

Бур керсә, бер әйберне урлый, янгын булса – барысын да юк итә, дип әйтәләр бит. Әле күңелем сизгән кебек сине, Ленар братан, чакырдым. Электрүткәргечне тартып алдык та эш бетте димәкче идек, икенче урыннан төтен чыгып маташа. Кемнең йортлары бурадан, профессиональ электриклар чакырыгыз. Бер электриктан соң Ленар төзәтеп чыккан иде, нәкъ менә шушы урыны калган иде», – дип сөйли чын-чынлап курыккан җырчы.

Аннары ул хатыны белән кызын кичке «прогулка»дан каршы ала. «И кызым, синең фәрештәләрең саклап калгандыр безне», – ди җырчы йоклаган кызын күрсәтеп.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 сентябрь 2024
    Исемсез
    Иткэн изгелеклэрен алып калгандыр алла саклаган
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100