Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаевның 3 баласы белән төшкән видеосын күреп, буйдак егетнең өйләнәсе килә башлаган

news_top_970_100
Тямаевның 3 баласы белән төшкән видеосын күреп, буйдак егетнең өйләнәсе килә башлаган
видеодан скриншот

Фирдүс Тямаев уллары Раян белән Кәрим һәм кечкенә кызы Мәрьям белән видеога төшкән. Җырчы балалары янында рәхәтләнеп ятып тора, кызына аеруча яратып эндәшә. Әтисе: «Кызым, хәлләрең ничек, ә?» – дигәч, сабый елмаеп, телен чыгарып куя.

Сабыйларны күреп, җырчының язылучылары: «Ничек матур итеп яталар. Күз тимәсен. Көннәрегез гел шулай елмаеп, муллыкта узсын»;

«Менә кайда ул бәхет»;

«Курчак бит бу, күз тимәсен. Сөйкемле сабый, бәхетләрегез генә булсын»;

«Әтисенең куянкайлары»;

«Никадәр җылылык, ярату, рәхәтлек бу видеоларда, күз тимәсен», – дип язалар видео янында.

Берәүләре Мәрьямнең кемгә охшаганлыгын белергә теләп аптыраган. Аны кечкенә абыйсы Кәримгә дә, Фирдүс Тямаевның әнисе, ягъни әбисенә охшатучылар бар. «Барысы бер йөз. ДНК да кирәк түгел», – дигән фикер дә очрый.

Сабыйны интернет аша күрсәтеп, күз тидереп бетерәләр, дип борчылучылар да очраган.

«Нурлы Мәрьямгә күз тидереп бетерәләр бит. Сабый бит әле ул, миләш агачы тагып куегыз, ичмасам», – дип киңәш иткән бер апа.

Әлеге видео аша Тямаев кайберәүләрдә гаилә корып җибәрү теләге дә уяткан.

«Мин дә шундый бәхет телим үземә. Менә дигән хатын табып, үз балаларым белән елмаешып, гөрләшеп, сөенешеп яшисе килә», – дип язып калдырган бер егет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100