Тямаевның хатыны бала тапканнан соң ун килога ябыгуы турында сөйли һәм башкаларга ярдәм итәргә әзер
Тямаевның хатыны бала тапканнан соң ун килога ябыгуы турында сөйли һәм башкаларга ярдәм итәргә әзер
Фирдүс Тямаевның хатыны Резеда Әхмәтвәлиева тиз арада ябыгу ысулын белүе хакында яза. Ул ике фото урнаштырган, алар арасында аерма 10 кг булуын язган.
"Ике бала тапканнан соң минем иң беренче чыгышым Мәскәүдә булды. Концерттан соң миңа: "Ничек ябыктыгыз, тагын да яшьрәк күренәсез" дигән сүзләр бик еш килә башлады. Бу среләрне сезгә дә ачар вакыт җиткәндер", - дип яза Резеда Әхмәтвәлиева һәм 10 кешегә ярдәм итәргә әзер булуын әйтә.

Ябыгырга теләүчеләрнең исәбе хисабы юк. "3нче баладан соң ничек 10 кг ташларга?" дип яза укучылар. Күпме генә ялынсалар да, Резеда Әхмәтвәлиева ничек ябыкканын әйтмәгән.
Кайберәүләр исә моны челтәр маркетинг системасы буенча эшли торган продукция дип шикләнә.
Берсе исә: "Кызлар авызны тыярга кирәк һәм бетте. Бер кеше дә яңа ачыш чыгара алмый. Үз үзегезне кулга алмасагыз Резеда да, Зәмирә дә, башка артистлар да булыша алмый", - дип язган.