Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу вакыт килеп җитте»: Фирдүс Тямаев төркемендә күңелсез яңалык

news_top_970_100
«Бу вакыт килеп җитте»: Фирдүс Тямаев төркемендә күңелсез яңалык
Фото: Альберт Әхмәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев төркемендә дистә еллар эшләүче биюче Альберт Әхмәтов сәхнәдән китүе турында хәбәр итте.

«Алыштыргысыз кешеләр булмый, диләр. Әмма шул алыштыргысыз кешеләрне бер кеше дә алмаштыра алмый! Беркайчан да!

Мин – 23 ел сәхнәдә. Аллаһы Тәгаләгә моның өчен мең рәхмәт. Гомумән, минем иҗатым өчен бар кешегә дә рәхмәт әйтәм!

️Мин сәхнәдән киттем... Әйе, бик авыр, әмма бу вакыт килеп җитте! Аллаһы Тәгалә шулай теләгәндер, дим!

Бернәрсә дә болай гына эшләнелми... Шулай язган булгандыр! Моны кабул итәсе генә кала! Минем өчен борчылганыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәм!

Иҗатымны яратканнарга, яратучыларга да рәхмәт! Тамашачылар, сезгә рәхмәт!

Минем йөрәгемдә һәрвакыт музыка булачак һәм, кайда булуыма карамастан, бииячәкмен», – дип, тамашачысы белән саубуллашкан ул.

Фирдүс Тямаев командасында сез – иң яхшы биюче. Концерт буе сезне карый идем. Кызганыч!

Легендар һәм алыштыргысыз Альберт Әхмәтов.

Мин дә ямансулыйм. Алда сине яңа эшләр көтә, син халыкка сәламәт килеш, үзеңнең яңа проектларың белән кирәк буласың әле. Яңа эшеңдә уңышлар сиңа! – дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100