Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаев концертыннан үзәк өзгеч видео: хатыны Украинада һәлак иренең соңгы теләген үтәгән

news_top_970_100
Тямаев концертыннан үзәк өзгеч видео: хатыны Украинада һәлак иренең соңгы теләген үтәгән
"Татар-информ" архивы

Җырчы Фирдүс Тямаев концертындагы үзәк өзгеч мизгелләр белән уртаклаша. Бер ханым, Украинада һәлак булган тормыш иптәшенең соңгы әманәтен үтәп, Фирдүс Тямаевка чәчәк бәйләме бүләк иткән.

«Фирдүс, минем ирем Азат исемле иде. Минем, спецназда хезмәт итүче егетләр исеменнән, аларга күрсәткән ярдәмнәрегез өчен сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Ирем Украинадан ялга кайткач: «Фирдүскә карата хөрмәтем артты», – диде. Аның бик тә концертыгызга килеп, сезгә чәчәк бәйләме бүләк итәсе килде. Ләкин җитешмәде, арабыздан китеп барды… Иремнең соңгы теләген үтим», – дип сөйләгән ул.

Тормыш иптәшен югалткан ханымны зал басып алкышлаган. Фирдүс үзе әлеге видеоны: «Соңгы теләк. Үзем генә беләм бу минутларда йөрәгемдә ниләр кайнаганны», – дип исемләгән.

Фирдүс махсус операция башланганнан көннән алып хәрбиләргә ярдәм күрсәтә – гуманитар ярдәм җыеп илтә. Җырчының бер генә концерты да махсус операциядәгеләрне искә алмыйча узмый. Концертларында ул арабыздан киткән хәрбиләргә багышлап «Гомер уза» җырын башкара. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 март 2023
    Исемсез
    АЛЛАХА ТЭГАЛЭБЕЗ САБЫРЛЫК БИРСЕН . БИК АВЫР ХЭЛЛЭР .АЗАТ БИК ЖЭЛ .УЛ ЧЫН ГЕРОЙ .АНДА БУЛГАН БАЛАЛАРЫБЫЗ ИСЭН ИМИН КАЙТСЫННАР ИДЕ . ФИРДУС СЕЗГЭ ЗУР РЭХМЭТ ,,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100