Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаев концертында бер хатын ирен кулына күтәреп алган

news_top_970_100
Тямаев концертында бер хатын ирен кулына күтәреп алган
видеодан скриншот

Татарстанның иң көчле хатын-кызлары беләсезме кайда яши? Минзәләдә! Җырчы Фирдүс Тямаевның концертында булган хәл моны раслый да раслый!

Тулбай авылыннан концерт карарга килгән бер парны Тямаев башта: «Сезнең дә үбешәсегез килә что ли? Кайткач үбешерсез. Ә юк, абый, давай!» – дип, яңа кавышкан егет белән кыз кебек итеп, шәпләп үбештергән. Аннан җырчының күңеленә: «Апа, бу – точно синең ирме соң?» – дип шик кергән. Ханым исә озак уйлап тормыйча, ирен жәлт кенә кулларына күтәреп алган, шулай итеп хәләл ире икәнлеген дәлилләгән.

«12 ел концерт куеп, мондый се.. -любовьны күргәнем юк иде әле минем», – дип шаккаткан Тямай инде урта яшьләрдәге ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә.

Фирдүснең «подписчик»лары бу видеога төрле күзлектән караганнар. Кайбер комментарийларга «хатын-кызлар нәфислек, тыйнаклык кебек сыйфатларын җуеп бара» дигән фикер салынган.

«Кая бара бу дөнья! Исем китә шундый хатыннарга»;

«Хурлык. Берсенең шушы кыланмышлары аркасында башкаларының да репутациясе төшә»;

«Акылдан язалар инде. Бер дә матур күренеш түгел»;

«Абзыйны кызартып бетерде», «Исәр», – дип язалар алар.

Икенчеләре моның Тямаев концертындагы чираттагы прикол икәнен аңлап кабул иткән

«Шаярту бит инде бу. Минем менә күтәреп караганым юк. Көчем дә җитмәс иде. Ә бу молодец, залга күпме позитив Фирдүстән дә, бу пардан да»;

«Үз ирен үбә, үз ирен күтәрә бит. Үтерәләр инде, шаяртуларны аңламыйча. Сөенергә ярамый, көләргә ярамый, бәлки, яшәргә дә ярамыйдыр»;

«Минем әти ягыннан туган апа ул. Бик матур яшиләр. Аларсыз Тулбай авылында бер генә бәйрәм дә үтми», – дип яклаганнар бу парны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100