Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ты супер!» тамашасында финалга чыккан Минзәлә үсмеренә фатир бүләк иттеләр

Данила Новиковның яңа фатирында тавыш яздыру студиясе булачак.

news_top_970_100

НТВ каналында «Ты супер!» тамашасында Минзәләдә яшәүче 15 яшьлек Данила Новиков финалга кадәр барып җитте. Хәзер аңа бер бүлмәле фатир һәм тавыш яздыру җиһазлары бүләк итәләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

«Район хакимияте ноутбук, меценатлар фатир бүләк итте. Сату-алу килешүе төзелде инде. Даниланың фатиры бар. Бу — шәһәр үзәгендә бер бүлмәле фатир, мәктәпкә дә якын, тиздән ул өй туе уздырачак», — диде Минзәлә районы советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина.

Хәзер алар шәхси йортта яши. 120 квадрат метр мәйданлы өйдә Даниланың үз бүлмәсе бар. 

Даниланы әбисе үстерә, әнисе авариядә һәлак булган, Данила аны хәтерләми. Әтисе исә ташлап киткән, ул Данилага ярдәм итми. 

Әбисенә машина алырга хыялланучы Минзәлә үсмере «Ты супер!» тамашасында шаккатырды, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100