news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Тыңлаган саен тәннәр өши": Зинира һәм Ризат Рамазановлар тәлинкәләр ватып талаша

Рамазановлар яңа клип төшергән.

news_top
"Тыңлаган саен тәннәр өши": Зинира һәм Ризат Рамазановлар тәлинкәләр ватып талаша
"Хыянәт" дип аталган клипны телеэкраннарда һәм Вконтакте челтәрендә тиздән күреп булачак, дип ышандыра җырчылар гаиләсе.

Җырның сүзләрен Айдар Минһаҗев, көен Айдар Тимербаев язган. 

Аклы-каралы төстә эшләнгән клипта Рамазановлар тәлинкәләр дә вата, ачыргаланып талашкан кадрлар да бар. Хәтта нәни баланы бүлешү мизгеле дә күренеп ала.

Инстачылар клипны ошаткан. "Тыңлаган саен тәннәр өши, күз яшьләре тула", "җырын тыңлаганда да үзәкләрне өзә", дип язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар