Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Тыңлачы, сандугач” җырына бәйле гауга дәвам итә: Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны алдашуда гаепли

"Тыңлачы, сандугач" җыры тирәсендә татар эстрадасында чираттагы гауга чыкты. Продюсер Рифат Фәттахов үзенең Инстаграм аккаунтында җырчы Ришат Төхвәтуллинның "Болгар радиосы" тапшыруында ялган сүзләр сөйләве турында язган.

news_top_970_100
“Тыңлачы, сандугач” җырына бәйле гауга дәвам итә: Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны алдашуда гаепли
“Болгар радиосы”ның “Сәхнәдәш” тапшыруында исә Ришат Төхвәтуллин болай диде: “Тыңлачы, сандугач” җырын мин бер генә түгел, мин генә дә түгел, кем генә сорамады инде Рифат абыйдан. Беренче килгәндә җырның бәясе 3 млн.га төште. Шул 3млн.ны түләсәң – җыр синеке була, диделәр. Җырның сүзләре Рифат Фәттаховта, көе – миндә. Бу җырны беркем дә җырлый алмый һәм тыңлый да алмый. Әлбәттә, мин андый бәягә ул җырны алалмыйм һәм алмыйм да. Чөнки бу җырны мине җырлаудан тыю түгел, ә халыкны бу җырны тыңлаудан тыю максат Рифат Фәттаховның”.

Тулы җаваплылык белән әйтәм: Ришат Төхвәтуллинның һәр сүзе - чеп-чи ялган. 3 млн. сум турында сөйләшүнең беркайчан да, беркайда да, беркем белән дә булганы юк.

2016 елның январендә без бу җырга хокукларны аерым бер юридик затка тапшырдык. Һәм шуннан соң “Тыңлачы, сандугач”ка бәйле бөтен бәхәсләрне (шул исәптән – суд аша да) Ришат Төхвәтуллин белән без түгел, ә шул юридик зат алып бара. Боларны бит Ришат Төхвәтуллин бик яхшы белә. Белә, әмма шуңа карамастан ачыктан-ачык алдый. Шулай итеп, ул миңа пычрак атып, яла ягып кына калмый, ә “Болгар радиосы”н да уңайсыз хәлгә куя, иң мөһиме – тыңлаучыларга, ягъни үзенең тамашачыларына дөрес булмаган мәгълүмат тарата.

Тагын бер өстәмә: 2016 елдан бирле, ягъни 3 елдан артык “Тыңлачы, сандугач” сүзләренә хокуклар – башка затта. Моны Ришат белә. Әмма шул 3 ел вакыт эчендә җыр тирәсендәге бәхәсне хәл итү буенча Ришат әлеге затка бер генә тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән. Халык турында бик борчылгач, нигә берәр чара күрми соң ул?! Сорау туа: Ришатка “Тыңлачы, сандугач” кирәкме икән?! Әллә шул җыр тирәсендә шау-шу, ягъни кара пиар кирәкме икән?! Соң бу егетләрдә әз генә булса да иман, оят дигән нәрсә бармы икән?! Рәхмәтле булу-булмау турында әйтмим дә инде... Сез ничек уйлыйсыз?!" - дип сораган халыктан продюсер.

“Тыңлачы, сандугач”ның тарихына килгәндә, 2012 елда Ришат Төхвәтуллин бу җырны җырлый башлагач, шунысы ачыкланды: музыка авторы Рәис Ханнанов хокукларны җырчы Нәфкать Нигъмәтуллинга биргән икән. Аның хатыны Рәмзия ханым Сәлахова безгә бу җырны башкаруны тыйды. Әзер клипны “ТНВ”дан алып аттылар, радиодан җырны туктаттылар, әмма Ришатның бу җырны бик тә җырлыйсы килде һәм мин бу җыр өчен көрәш башладым. Төрле юллар, төрле хәйләләр белән җырга хокукларны үзебезгә алдым һәм шуннан соң гына Ришат бу җырны кабат җырлый башлады. Ришат бит бу хәлләрне бик яхшы белә. Бу тырышлыклар булмаса, бәлки, Ришат Төхвәтуллин гомумән дә җырлый алмас иде”, - ди видеомөрәҗәгатьтә Ришат Фәттахов.

"Сәхнәдәш" тапшыруында Ришатның Фәттаховка рәхмәт әйтүен көтеп утырган идем. Әйтмәде. Ә бит ул Фәттахов "раскручивать" иткәч кенә танылды. Болай гына Башкортостанда залда 50 кеше, ә Татарстанда тулы зал булмый, шулай бит?" - дип сорау биргән бер ханым. "Нинди рәхмәт әйтү?! Яла ягалар, пычрак аталар", - дип җавап биргән аңа Рифат Фәттахов.

"Таш белән атканга аш белэн ат, ди халык! Ә монда киресенчә икән. Матур түгел бу гамәл. Сезгә бик рәхмәтле булырга тиеш бит инде югыйсә", - дигән җырчы Нурзадә.

"Бу җырны бит Ришат кына матур итеп, җиренә җиткереп җырлый иде. Бүтән кеше башкарса тыңлыйсы килми. Берәр төрле чишегез инде бу мәсьәләне, тыңлыйк рәхәтленеп", - дип язганнар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

“Болгар радиосы”ның @bolgarradiosi “Сәхнәдәш” тапшыруында исә Ришат Төхвәтуллин @rishat_thv болай диде: “Тыңлачы, сандугач” җырын мин бер генә түгел, мин генә дә түгел, кем генә сорамады инде Рифат абыйдан. Беренче килгәндә җырның бәясе 3 млн.га төште. Шул 3млн.ны түләсәң – җыр синеке була, диделәр. Җырның сүзләре Рифат Фәттаховта, көе – миндә. Бу җырны беркем дә җырлый алмый да һәм тыңлый алмый да. Әлбәттә, мин андый бәягә ул җырны алалмыйм һәм алмыйм да. Чөнки бу җырны мине җырлаудан тыю түгел, ә халыкны бу җырны тыңлаудан тыю максат Рифат Фәттаховның.” Тулы җаваплылык белән әйтәм: Ришат Төхвәтуллинның һәр сүзе - чеп-чи ялган. , 3 млн. сум турында сөйләшүнең беркайчан да, беркайда да, беркем белән дә булганы юк. 2016 елның январендә без бу җырга хокукларны аерым бер юридик затка тапшырдык. Һәм шуннан соң “Тыңлачы, сандугач”ка бәйле бөтен бәхәсләрне (шул исәптән – суд аша да) Ришат Төхвәтуллин белән без түгел, ә шул юридик зат алып бара. Боларны бит Ришат Төхвәтуллин бик яхшы белә. Белә, әмма шуңа карамастан ачыктан-ачык алдый. Шулай итеп, ул миңа пычрак атып, яла ягып кына калмый, ә “Болгар радиосы”н да уңайсыз хәлгә куя, иң мөһиме – тыңлаучыларга, ягъни үзенең тамашачыларына дөрес булмаган мәгълүмат тарата. Тагын бер өстәмә: 2016 елдан бирле, ягъни 3 елдан артык “Тыңлачы, сандугач” сүзләренә хокуклар – башка затта. Моны Ришат белә. Әмма шул 3 ел вакыт эчендә җыр тирәсендәге бәхәсне хәл итү буенча Ришат әлеге затка бер генә тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән. Халык турында бик борчылгач, нигә берәр чара күрми соң ул?! Сорау туа: Ришатка “Тыңлачы, сандугач” кирәкме икән?! Әллә шул җыр тирәсендә шау-шу, ягъни кара пиар кирәкме икән?! Соң бу егетләрдә әз генә булса да иман, оят дигән нәрсә бармы икән?! Рәхмәтле булу-булмау турында әйтмим дә инде... Сез ничек уйлыйсыз?! #болгаррадиосы #сәхнәдәш #вагаповфест #рифатфаттахов #продюсер #татарҗырчылары #татарэстрада

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100