Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тверь өлкәсендә, эт тешләгәннән соң, 33 яшьлек хатын-кыз вафат булган

news_top_970_100
Тверь өлкәсендә, эт тешләгәннән соң, 33 яшьлек хатын-кыз вафат булган
"Аргументы и факты"

Тверь өлкәсенең Торжок районын август ахырында 33 яшьлек Екатерина Богданованың үлеме тетрәндерә. Екатерина табибларның барлык күрсәтмәләрен төгәл үтәвенә һәм вакцинация графигын бозмавына карамастан, котырган эт тешләгәннән соң 1 айдан артык вакыт узгач, хастаханәдә үлгән. Хәзер вазгыятьне җирле Тикшерү комитеты тикшерә. Тикшерү үткәрәләр һәм табибларның гамәлләрендә хаталар булганмы, юкмы икәнен ачыклыйлар. Бу хакта «Аргументы и факты» басмасы хәбәр итә.

Бөтен авыл белән ашаттык

Екатерина Богданованы тешләгән этне Голенищево авылында яхшы беләләр. Аның хуҗасы берничә ел элек үлгән, һәм эт берүзе калган. Җирле халык аны ашатып торган. Екатерина да еш кына ятим этне сыйлаган. Ул хайваннарны бик яраткан: урамга чыгарып ташлаган яңа туган песи балаларын коткарган, ташланган көчекләрне урнаштырган. Социаль челтәрләр битләрендә дә кызның төрле хайваннар белән төшкән фотосурәтләре күп. Бу хакта аның әнисе Лидия Алексеевна да сөйли.

«Ул бик яхшы кыз иде. Ә бу этне бөтен авыл белән ашаттылар, һәрвакыт яхшы күңелле булды. Катя аңа ризык китереп салганда, эт аның уң кулының бармагын тешләгән», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Аргументы и факты»/ Екатерина Богданованың шәхси архивыннан

Екатерина шуннан соң травмпунктка мөрәҗәгать итә. Анда аңа антирабик вакцина кадыйлар һәм калган прививкалар графигын бирәләр. Ярасын карыйлар, бәйлиләр. Лидия Алексеевна сүзләренчә, тешләнган яра тиз төзәлгән, кызы табибларга йөргән, үзен яхшы хис иткән.

Ул арада хатын-кызны тешләгән этнең котырган булуы ачыкланган. Шул ук көнне ул тагын бер кызга ташланган, тик аның каны чыкмаган, бераз гына тигән. Балага вакцина кадаганнар, ә куркыныч хайванны агулап үтергәннәр.

Екатерина Богданова гадәти тормыш белән яшәвен дәвам иткән, эшләгән, бердәнбер кызының 1нче класска укырга керүенә әзерләнгән. Аның хәле 17 августтан соң әкренләп начарая башлаган. Температурасы күтәрелгән, тешләгән урын авырта башлаган. 22 августка планлаштырылган привиканы ул ясаткан.

Ә икенче көнне аның хәле тагын да начарланган, хәтта сөйләшә алмаган. Әнисенә хастаханәгә бару турында хәбәр җибәргән.

«Анда табиблар шикләнә башлый. Катя симптомнарны интернеттан кебек бик төгәл тасвирлап бирә алган», – дип сөйли Екатеринаның ире Никита.

Нәтиҗәдә пациентканы Тверьның Калинин район хастаханәсенә күчерәләр. Анда элегрәк «энцефалит» дип куелган диагнозны кире кагалар. Лидия Алексеевна сөйләвенчә, табиблар яхшы фаразлар биргән. Алар консилиум оештырган һәм Россиянең танылган инфекционистлары белән элемтәдә булган. Ләкин, табибларның тырышлыгына карамастан, пациентканың хәле начарая, һәм ул, комага киткәннән соң, 31 августта вафат була.

Ни өчен вакцина тәэсир итмәгән?

Екатерина Богданова гаиләсен борчый торган төп сорау: ни өчен вакцина эшләмәгән һәм беренче кабул итү вакытында Торжок хастаханәсе табиблары мөмкин булганның барысын да эшләгәнме.

Фото: © «Аргументы и факты»/ Екатерина Богданованың шәхси архивыннан

«Котыру үлемгә китерүче авыру булып кала. Хәзерге вакытта дәвалау юк. Аны булдырмауның бердәнбер нәтиҗәле чарасы – иммуноглобулинны вакытында кадау», – дип хәбәр иттеләр РФ Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә.

Белгечләр бер генә вакцина да 100% нәтиҗә һәм гарантия бирми, дип аңлата. Авыру барышына, шул исәптән организмның индивидуаль үзенчәлекләренә дә йогынты ясый ала торган бик күп факторлар бар. Бу вакыйгада нәрсә булганын тикшерү тәмамланганнан соң гына әйтеп булчак. Екатеринаның туганнары кайгысын җиңәргә һәм аннан башка яшәргә өйрәнә.

Хәзер Лидия Алексеевна кызының истәлеген мәңгеләштерү уе белән йөри.

«Московский комсомолец» басмасы вафат булган хатын-кызның дус кызы белән дә сөйләшкән. Катя белән беренче сыйныфтан ук таныш Диана бергә укыганнар һәм театр студиясенә йөргәннәр. Ул күз яшьләре аша дустын болай дип искә ала:

«Катюша белән без һәрвакыт элемтәдә булдык. Без беркайчан да бер-беребезне онытмадык һәм бер-беребезгә ышанычлы тыл булдык. Иң авыр, иң шатлыклы мизгелләрдә дә янәшә идек. Безгә бер яшьтә балалар табу бәхете тиде, шуннан соң без тагын да якынайдык.

Эт кечкенә булмаган, диләр. Котыру очрагында иң куркынычы – муенны һәм кулны тешләү. Эт Катюшаның кулын тешләп кенә калмаган, ә нәкъ менә ябышкан. Ул этне тиз генә этеп җибәрә алмаган. Мин фаразлый гына алам. Күрәсең, вирус шунда ук канга эләккән һәм бөтен нерв системасына таралган», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100