Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тверь кызы Интернетта танышып кияүгә чыга: ярты елдан соң ул кияүнең кыз кеше икәнен белә

Ә ярты елдан соң яшь хатын кияүнең Марина исемле кыз һәм аферист икәнен белә.

news_top_970_100
Тверь кызы Интернетта танышып кияүгә чыга: ярты елдан соң ул кияүнең кыз кеше икәнен белә

«Mash» каналы Тверьдә булган мәзәк тә, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә сәер дә хәл турында яза. 

Тверьдә яшәүче Екатерина Интернетта Молдавиядә яшәүче егет белән таныша. Сергей исемле егет матур сүзләр белән аның йөрәген яулый. Алар телефоннан аралашып торалар. 

Бераздан «егет» кызны әзерли башлый – үзенең танышу сайтындагы фотога охшамаган булуын әйтә. Екатерина кияүне чынбарлыкта күргәч, шиккә кала – егет чыннан да фотодагы кебек булмый. Әмма «Сергей» кызны ышандыра ала – аны, имеш, полиция эзләгән, шуңа күрә ул йөзен үзгәртү буенча операция ясаткан икән, шуңа күрә бите кызларга охшаган булган. Ә калган урыннарында – бар да тәртип… Гомумән, бәхетле булу өчен, кешенең тышкы кыяфәте нинди булуы мөһим түгел, иң кирәге – кешенең эчке дөньясы. Ә аның әтисе Германиядән икән, зур кеше. Кыз ышана.

«Сергей» Екатеринаның кулын сорый, кыз кияүгә чыга. Гөрләтеп туй уздыралар. «Сергей» бизнесы зур икәнен әйтеп ышандыра, тик менә банктагы счетын вакытлыча блокка куйганнар, акчаларын ала алмый икән. Туй уздыру, сәяхәтләр, бүләкләр өчен кыз 5 миллион сум кредит ала. Башта – үзенә, аннары, кызга кредит бирми башлагач, әти-әнисенә. Яшь кияү бу кредитларны якын арада үзе түләячәген әйтә – Екатеринаның мәхәббәте шулкадәр көчле була, ул ышана.

Екатерина «кияүнең» ир кеше түгел икәнен түшәктә аңламаганын әйткән. «Кияү», серне яшерер өчен, секс белән бары тик төнлә генә шөгыльләнгән һәм страпон – интим-салоннарда сатыла торган ир кеше әгъзасы кулланган. 

«Ул сумкасында һәрвакыт нәрсәдер йөртә иде. Ул сумканы беркайчан да үзеннән калдырмый иде. Нәрсә яшерә икән, дип уйладым. Бервакыт мин аны актардым да резина ир кеше әгъзасы таптым», – дип сөйләгән Екатерина.

Екатерина косметолог булып эшләгән. Ул хәзер тагын берәр эшкә керәчәген, тагын да күбрәк эшләргә тиешлеген әйткән – чөнки кредитларны кайтарырга кирәк бит.

Соңыннан Маринаның тагын 2 кызны алдаганы ачыклана. Ул шулай ук, үзен егет дип таныштырып, аларга кредит алдыра һәм акчаларын урлап кача. 2 кыз да кредитларын үзләре түлиләр.

Кыз аферистны җавапка тартырга тели, әмма ул максатына ирешә алырмы – анысы әлегә билгесез, җинаять эше кузгатылмаган. Социаль челтәрләрдә күпчелек кызның үзен гаепли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100