news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тузганакның бакчачылар өчен көтелмәгән файдасы килеп чыккан

news_top

Бакчада зарарлы бөҗәкләрдән котылу өчен тузганак ярдәм итә ала. Аның составында әче һәм исле сок бар. Ул корткычларга каршы файдалы. Бу турыда «МИР» телеканалы хәбәр итте.

Белгечләр сүзләренчә, тузганак сабакларыннан төнәтмә ясарга кирәк. Ботакларны ваклап турагыз, яки блендерда ваклагыз. 3 литрлы банканың яртысына вакланган тузганак ботакларын тутырыгыз. Өстенә салкын су салып, 1-3 тәүлек төнәтегез.

Аннары төнәтмәне сөзеп, хуҗалык сабыны кушыгыз. Ул ябышу өчен кирәк. Шушы сыеклыкны пульверизаторга салып, үсемлекләргә сиптерегез.

Белгечләр ышандырганча, бу сыеклык корткычларның күбесеннән коткара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар