news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тузганак чәчәге белән лимоннан кайнатма рецепты

news_top
Тузганак чәчәге белән лимоннан кайнатма рецепты
Мәрьям Миңнегулова

Быел тузганак та чәчәк атарга соңлады. Кемдер тузганак чәчәгеннән бал кайната, кемнәрдер кайнатма ясый.  Менә Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан тузганак белән лимон кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.

Бал ясау өчен: 300 данә тузганак чәчәге, 1,2 литр су, 2 лимон, 2 кг шикәр комы.

Чәчәкне юарга, су, иттарткычтан чыгарылган лимон салып болгатырга, кайнатып чыгарырга. Аннары сүрән утта 10 минут кайнатырга. Бер көн диярлек төнәтеп тотарга.

Икенче көнне сөзәргә, шикәр комы салып 1,5 сәгать кайнатырга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар