Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тузганак - безнең җирдә үсә торган алтын» - дару үләннәрен ничек эчәргә?

Халык медицинасы белән нинди чирләрне дәвалап була? Дару үләннәрен кайчан җыярга кирәк? Ничек кулланырга? Дару үләннәренең файдасы турында һәвәскәр үлән җыючы Фазыл Хәйруллин «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100

Соңгы авырудан соң дару тартмасы тагын шыплап тулды. Әллә ни авырмыйбыз да кебек, тик даруханәдән дә буш чыкмыйбыз. Бу күбебездә шулайдыр, мөгаен. Баш, эч авыртканнан, кул-аркалар сызлаганнан да дәваны берәр төймәдә табабыз. Кукмара районы Сабанчы авылында яшәүче Фазыл абый Хәйруллин бар чирдән дә дәваны халык медицинасында таба белә. Ул кечкенәдән үк дару үләннәре җыю белән мавыга.

«Авырганчы үләннәр эчкәләп торсаң яхшы»

«Мин үләннәрне 15 яшемнән бирле җыям. Гаиләмдә бу эшкә өйрәтүче булмады. Аллаһка шөкер, хәтерем бик яхшы. Күп әйберне Фарсель Зыятдиновтан отып алдым. Үләннәр турындагы төрле китапларым бар, шуларны укыдым. Яшь чакта каратэ белән дә шөгыльләнгән идем. Кытайларда спорт белән медицина бергә бара. Менә шул юнәлештәге китапларны уку да мине халык медицинасына якынайтты», – дип сөйләде ул үзе турында кыскача гына.

Инде тәмам авырып китеп, дарулар да булышмый башлагач, без халык медицинасына мөрәҗәгать итеп, дәү әниләребез сүзләрен искә төшерә башлыйбыз. Авылдагы күрше әбиләр дә башлары авырткач юкка гына әрекмән яфрагы куеп бәйләмәгәндер, мөгаен. Әле дә хәтеремдә: дәү әни соравы буенча тузганак чәчәге җыя идек бит.

«Кытайлар тузганак тамырын женьшень (“тереклек тамыры” дигән атама да очрый – авт.) белән бергә куеп йөртәләр. Тузганак безнең җирдә үсә торган алтын инде ул, ә әрекмән мең төрле авырудан да файдалы», – ди дару үләннәре җыючы.

Үлән тамырларын элек күбрәк киптереп саклаган булганнар. Фазыл абый хәзер тамырны суыткыч камерасында саклау яхшырак дип аңлатты һәм төнәтмә ясарга да өйрәтте.

«Туңдырып куйганда тамырда булган файдалы матдәләрнең көче арта. Хәзер бит лимонны да туңдырып ашарга куша белгечләр. Үләннәрне термоста төнәтеп эчүдән дә яхшысы юк. Кайнатабыз икән, аның бер витамины да калмаячак. Төнәткәндә 1 стакан суга 1 аш кашыгы үлән яисә үлән тамыры хисабыннан исәпләнә.

Без авырып китеп, берни дә булышмый башлагач кына халык медицинасына мөрәҗәгать итә башлыйбыз. Бу очракта инде без озак тереләбез, чөнки үләннәр, халык медицинасы зыян китермичә, әкрен генә дәвалый. Авырганчы үләннәре эчкәләп торсаң, бик яхшы», – дип аңлатты һәвәскәр үлән җыючы.

«Онкологиядән булыша торганнары да бар»

Фазыл абый базарда сата торган дару үләннәренә бик ышанып бетми икән. «Базарда сатыла торган үләннәрне алырга киңәш итмәс идем. Аның каян җыелганын белмисең бит. Иң яхшысы – аларны үзең җыю. Юл буеннан ераграк урнашкан урман, болыннардан җыярга тырышырга кирәк.

Дару үләннәре арасында агулылары да бар. Бездә үсә торганнары: гөлбадран, канлы үлән (чистотел), чебен гөмбәсе, түндербаш. Алар онкологиядән кулланыла. Бу очракта тиешле пропорцияләрне саклап дару ясыйлар», – ди ул.

Фазыл абый балаларга да үлән төнәтмәләрен бирүнең начарлыгын күрми. «Алар дару кебек артык көчле әйберләр түгел. Файдасы тисен өчен халык медицинасын еллар буе кулланырга кирәк, авыруны 10 көн эчендә генә дәвалап булмый.

Хәзер сатып алган әйбергә ышана торган түгел. БАДларны да үләннән ясыйлар диләр дә, кем белә аның нәрсә икәнен. БАДлар эчкәнче, үлән эчүең яхшырак, әлбәттә. Бакчадагы җиләк-җимеш яфракларыннан үзебезгә чәй ясасак та яхшы була. Алмагач, чия, карлыган, кура җиләге яфракларын кушып, бик тәмле чәй әзерләргә мөмкин», - дип аңлатты Фазыл абый.

Дару үләннәре җыю кагыйдәләре

Дару үләннәре җыюның һәм куллануның үз кагыйдәсе бар икән. Фазыл абый боларга басым ясап әйтте хәтта.

1. Төп кагыйдә: үләнне кояшлы, кояш төшеп тора торган урыннан җыярга кирәк.

2. Тамырларга килгәндә, эш башкачарак. Алар арасында иң яхшылары - тузганак һәм әрекмән тамыры. Үлән тамырының иң файдалы вакыты – җиргә туң кергәнче, көз айларында. Төнге температура 10 градустан кимегәч, бар әйбер дә үсүдән туктый. Шул вакытта ул җирдән бары витаминнар гына җыеп утыра. Дөрес, тамырны беренче яфраклары чыкканчы, язын да алып калырга була, тик көзге тамыр файдалырак дип санала.

3. Бер генә төр үләнне 10 көн эчеп алганнан соң 10 көн ял итәргә кирәк.

4. Берничә төрле үләнне кушып даими эчәргә дә ярый. Тик бу очракта үләннәрне белеп кушарга кирәк. Мәсәлән, кешенең болай да кан басымы югары икән, кан басымын төшерә торганнарын кушып җибәрү яхшы булачак.

5. Яфракларны күләгәле урыннарда киптереп, соңыннан тукыма капчыкта сакларга кирәк.

Әрекмән тамыры

Фазыл Хәйруллин әйләнә-тирәбездә иң киң таралаган үләннәрнең нинди авырулардан булышуын да аңлатты.

1. Шикәр авыруыннан дәвалый. Кандагы шикәр микъдарын киметә, әмма ашказаны асты бизенә тискәре йогынты ясый. Монда тузганак тамырын да кушып җибәрергә кирәк, ул ашказаны асты бизен яхшылабрак эшләтеп җибәрә.

2. Онкологиядән дә файдасы бар.

3. Умыртка баганасы бүсереннән (грыжа) файда күрүчеләр бар.

4. Кан басымы түбән кешеләргә килешмәскә мөмкин.

Кура җиләге яфрагы

Көзгә таба, җиләге беткәч җыела. Канны сыеклый. Кан басымы күтәрелә торган кешеләргә файдасы тиячәк, чөнки бу очракта кан куе була. Кан сыеклангач, кан басымы да нормальләшә. Кура җиләге яфрагын төнгә эчәргә киңәш ителә. Чия дә тромбларны булдырмый калу үзлегенә ия.

Тукранбаш, люцерна

Бу үләннәр составында А, В, С витаминнары күп. Болар барысы да күзләр өчен кирәк. Люцернаны беренче катында җыеп калырга кирәк.

Ковидтан тернәкләнү

Халык хәзер терлек маен кулланмый башлады, онытты. Ковид белән авырмас өчен туң майны ризыкка кушып пешерергә, ашарга киңәш итәр идем. Ул үпкәләр өчен файдалы.

300 г сарымсак, 300 г петрушка, 500 г лимонны иттарткычтан чыгарып куярга була. Авырганда көнгә 3 тапкыр берәр кашык тутырып кабасы. Профилактика чарасы буларак, иртән бер кашык йотып куйсагыз да яхшы. Сарымсак исе килми, курыкмагыз. Сарымсак иммунитетны күтәрә, петрушка йөрәк өчен файдалы, лимон С витаминына бай.

Йөткерүдән

Иң яхшысы - үги ана яфрагы. Төнәтмәне көнгә берничә тапкыр эчәргә кирәк. Тамакны, күкрәкне каз мае (теләсә нинди терлек мае да ярый) белән майлап һәм кабып ятарга да була.

Авитаминоздан

Ризык, үлән белән кергән витамин организмга артык булмый. Яз көне кеше организмы витаминга сусый. Хәзер нинди үлән бар, шуны кулланырга мөмкин. Люцерна, тукранбашны чәйгә салып эчү яхшы. Бүрттерелгән бодай да бик файдалы булачак. Аларны ризыкка кушып ашарга яисә аерым гына да кабып җибәрергә ярый. Бүрттерү өчен нәкъ менә язгы бодай кирәк.

Яз көне төрле үләннәр файдаланырга тырышыгыз, кеше организмына төрле витамин керергә тиеш. Гөлҗимеш, миләш, кәбестә С витаминына бик бай.

Баш авыртуыннан

Кан куера, кешегә тиешле күләмдә кислород җитми башлый. 4-5 нарат күркәсен ярты литр аракыга салып куеп, ике атна тотарга кирәк. Аннары көненә өч тапкыр, берәр кашык, чәйгә кушып эчәргә киңәш ителә. 10 көн эчеп, 10 көн ял итегез. Нарат күркәсе баштагы нечкә генә капиллярларны да ача. Баш әйләнүдән дә файдалы рецепт бу.

Кул-аяклар, буыннар сызлаудан

Әче әремне банкага турап тутырырга һәм өстенә көнбагыш мае салып куярга кирәк. Аннары өстенә су салырга. Кәстрүлгә шуны банкасы белән утыртып, сүрән утта ике сәгать кайнатырга. Бу бөтен җиргә сөртергә дә бик файдалы әйбер. Әремне чәй кебек ясап эчәргә дә була.

Шикәр авыруыннан

Усак кайрысы шикәрне киметә. Аның кайрысын киптереп, төнәтмә ясап эчәләр. 4 г кипкән петрушка кешегә көнлек калий нормасын бирә һәм шикәр авыруыннан да файдалы дип санала.

Язма таныштыру максатларыннан әзерләнде. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100