Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тузганактан кайнатма ясауның өч ысулы

news_top_970_100
Тузганактан кайнатма ясауның өч ысулы
Гөлүзә Василова

Тузганак кайнатмасы ашкайнату системасы бозылганда файдалы. Тузганактан ясалган «бал» витаминнарга һәм башка файдалы матдәләргә бай, шуңа күрә өлкәннәргә дә, балаларга да куллану киңәш ителә. Иң мөһимен истә тотыгыз: кайнатма өчен чәчәкләрне юллардан читтә булган, экологик чиста урыннарда җыярга кирәк. Моннан тыш, чәчәкләрне иртәнге якта, яңгырсыз коры көнне җыю мөһим. Болай иткәндә, файдалы элементлары күбрәк саклана.

«Актаныш таңнары» сайтыннан тузганак «балы» кайнатуның 3 ысулын тәкъдим итәбез.

1. Шулай итеп, чиста урыннан, яшел өлешен кертми генә, 400 данә эре, матур чәчәк җыярга. Салкынча су белән бер кат юарга. Чәчәкләрне кәстрүлгә салырга һәм 1 литр 200 грамм су өстәргә. 2 лимонны иттарткыч аша чыгарырга һәм чәчәкләргә кушарга.

2. 200 грамм тузганак чәчәген салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Сөзәргә, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм, болгата-болгата, куерганчы кайнатырга. Ширбәтне җылы килеш банкаларга тутырырга.

3. 300 данә тузганак чәчәген җыярга һәм яхшылап юарга. 2 лимонны иттарткыч аша чыгарырга. Тирән савытка 1,2 литр су, лимон һәм чәчәкләрне салып кайнатырга куярга. Кайнап чыккач, 10 минут тотарга һәм 1 тәүлек төнәтергә. Икенче көнне шуңа 2,5 кг шикәр комы салып, 1,5 сәгать кайнатырга.

Чәйләрегез тәмле һәм шифалы булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100