Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тузганак балын кайнату рецепты

news_top_970_100
Тузганак балын кайнату рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

«Актаныш» сайтында тузганак балын кайнатуның 3 ысулы тәкъдим тиелә.

Тузганак балы ашкайнату системасы бозылганда файдалы. Тузганактан ясалган бал витаминнарга һәм башка файдалы матдәләргә бай, шуңа күрә өлкәннәргә дә, балаларга да куллану киңәш ителә. Иң мөһимен истә тотыгыз: кайнатма өчен чәчәкләрне юллардан читтә булган, экологик чиста урыннарда җыярга кирәк. Моннан тыш, чәчәкләрне иртәнге якта, яңгырсыз коры көнне җыю мөһим. Болай иткәндә, файдалы элементлары күбрәк саклана.

Шулай итеп, 1 ысул: чиста урыннан, яшел өлешен кертми генә, 400 данә эре, матур чәчәкләрне җыябыз.

Салкынча су белән бер кат юып алабыз.

Чәчәкләрне кәстрүлгә салабыз һәм 1 литр 200 грамм су өстибез.

2 лимонны иттарткыч аша чыгарабыз һәм чәчәкләргә кушабыз.

2 ысул: 200 г тузганак чәчәген салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Сөзәргә, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм, болгата-болгата, куерганчы кайнатырга. Ширбәтне җылы килеш банкаларга тутырырга.

3 ысул: 300 данә тузганак чәчәген җыям һәм яхшылап юам. 2 лимонны иттарткыч аша чыгарам. Тирән савытка 1 литр да 200 гр су, лимон һәм чәчәкләрне салып кайнатырга куям. Кайнап чыккач, 10 минут тотам һәм 1 тәүлек төнәтәм. Икенче көнне шуңа 2,5 кг шикәр комы салып, 1,5 сәгать кайнатам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100