«Мираж» төркеменең элекке солисткасы Маргарита Суханкина коронавирус белән авыруының куркыныч нәтиҗәсе турында сөйләде. 59 яшьлек җырчы чәчләре коелу аркасында имиджын тулысынча үзгәртергә мәҗбүр булган. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.
«Табиблар, бар да яхшы булачак, бары тик түзәргә генә кирәк, диделәр. Һәм мин түздем», – дип сөйләгән Маргарита Суханкина.
Маргарита Суханкина карьерасы дәвамында тамашачы алдына «челка» һәм озын чәч белән чыга иде, тик коронавирус белән авырганнан соң, ул тышкы кыяфәтенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булган. Хәзер Маргарита танымаслык булып үзгәргән: ашказанын кистерү буенча операция ясатканнан һәм ябыкканнан соң, җырчы чәчен кыска итеп кистергән.
«Хәзерге кыяфәтем миңа ошый. Чәчләрне дә интектерәсе – аларны турайтасы, «үтүкләр» белән яндырасы да юк», – дигән ул.
Маргарита Суханкина «Мираж» төркемендә җырлап танылды. Ул коллективтан 2016 елда китте.