Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туймазы шәһәрендә, авыруга ярдәм итәргә килгәч, танылган табибны кыйнаганнар

30 ел табиб булып эшләүче хатынның башына һәм кулларына сукканнар, халатын ертканнар.

news_top_970_100
Туймазы шәһәрендә, авыруга ярдәм итәргә килгәч, танылган табибны кыйнаганнар
Владимир Васильев

25 мартта Башкортстанның Туймазы шәһәрендә авыру янына чакыру буенча килгән терапевт-табибны кыйнаганнар. Бу турыда Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре профсоюзына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Табибка авыруның туганнары һөҗүм иткән. Чакыру буенча килгән табиб медицина картасына язулар язганнан соң, картаны үзе белән алып китәргә җыена. (Карта медицина оешмасы документы булып санала.) Туганнарына бу хәл ошамый, алар табибка ташлана.

«Алар хатын-кызга ташланган, халатын ертканнар, башына һәм кулларына сукканнар», — дип сөйләгәннәр профсоюзда.

Шуннан соң профсоюз полициягә мөрәҗәгать иткән. Терапевт хатын сәламәтлегенә килгән зыянны медэкспертлар ачыклаячак.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, якынча версия буенча, өлкән яшьтәге авыру кешенең туганнары җәнҗал чыгарган. «Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләрен башкара, шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк», диелә бу хәбәрдә.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге хатын 30 ел табиб булып эшли, ул шәһәрнең мактаулы гражданины, 2017 елда республиканың иң яхшы терапевты исеменә лаек булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100