Башкортстанның Туймазы районындагы Кандра авылында 25 яшьлек Гөлназ Кәлимуллина югалган. Бу турыда «Лиза.Алерт» волонтерларына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Гөлназны 18 гыйнвардан бирле эзлиләр. Ул медицина ярдәменә мохтаҗ.
Буе 168 см, чандыр гәүдәле, кара чәчле, зәңгәр күзле.
Гөлназ турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номерлар: 8-800-700-54-52 яки 112.