Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туым җондозы» фестивале: «Милли сәнгатьне этник төркемнәр аша баетырга кирәк»

5 февраль керәшен җырларын яшь башкаручыларның «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. Гала-концерт Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.

news_top_970_100
«Туым җондозы» фестивале: «Милли сәнгатьне этник төркемнәр аша баетырга кирәк»
Владимир Васильев

«Туым җондозы» фестивале хакында

«Туым җондозы» фестивале уникенче тапкыр үткәрелә, соңгы елларда ул ике елга бер тапкыр үткәрелә башлады, чөнки безнең фестивальләребез артты, яшьләр дә үсеп җитешми, репертуар да өлгерми башлады. Коллективлар артты, үсте, шуңа күрә без аны өлгергәнрәк, җитлеккәнрәк, сыйфат ягыннан яхшырак булсын дип, ике елга бер тапкыр уздыра башладык, — диде Республика керәшен оешмасының башкарма комитет җитәкчесе һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.

Фестиваль Республика керәшен оешмасы тарафыннан башланып җибәрелгән иде, соңыннан аңа «Бәрмәнчек» ансамбле кушылып китте, Мәдәният министрлыгы тарафыннан ярдәм күрсәтелә башлады. Ике ел инде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк кушыла. Хәзер ул зурайды, көчәйде, бөтен республикага, регионнарга таралды. Менә шундый зур фестивальгә әйләнде, Аллага шөкер, без бик шатбыз, — дип өстәде ул.

Людмила Белоусова әлеге фестивальдә керәшеннәр генә түгел, керәшеннәр иҗатын яраткан һәркем катнаша алганын әйтте. Шулай ук аның әйтүенчә, бүтән елларда башка регионнардан да катнашучылар килгән, тик быел, коронавирус аркасында башка төбәк коллективларын борчымаска булганнар.

Геннадий Макаров: «Булганына шөкер дибез дә, алга таба бу юнәлештә эшне үстерергә тырышабыз»

Гала-концерт башланганчы коридорлар буйлап йөрдем, фольклор белгече Геннадий Макаров уен коралларын рәткә китереп торганын күрдем, ул берәм-берәм гөсләләрнең яңгырашын тикшергәләде.

Ул хәзерге вакытта республикада мондый уен коралларын аерым осталар гына эшләвен, аларны көйләүчеләрнең дә күп булмавын, шуңа күрә борынгы уен коралларында уйнарга теләгән кешеләргә булышырга тырышуын әйтте.

Геннадий Макаров фестивальдә катнашучыларга жюри председателе буларак бәя бирде.

Потенциал бик зур, аны сәхнәгә чыгарыр өчен көчебез җитеп тә бетмидер, әмма теләк зур. Бүгенге көндә этник фольклор буенча белгечләр чыгару мәсьәләсе дә кискен тора, шуңа күрә булганына шөкер дибез дә, алга таба бу юнәлештә эшне үстерергә тырышабыз, — ди ул.

Безнең әле башка этник төркемнәребез дә бар, аларның да байлыгы бар, аларны да сәхнәгә чыгарырга, халыкка җиткерергә кирәк. Керәшеннәр аерылып чыга, мишәрләр аерылып чыга дигән сүз түгел, ул, киресенчә, гомум милли сәнгатьне этник төркемнәрнең байлыклары аша баетырга кирәк дигән сүз. Бу юнәлешне, бу хәрәкәтне дөрес аңлаучылар булсын иде, ул вакытта без, чыннан да, үзебезнең байлыгыбызны күрсәтә алыр идек, — дип, үз фикере белән бүлеште Геннадий Макаров.

Фестивальнең дәрәҗәсе, роле турында нәрсә әйтә аласыз?

Фестиваль — ул бер матур трамплин. Монда балалар, җитәкчеләр башка кешеләрне күрә, үзләрен күрсәтә, шуның белән аларның осталыгы да арта бара.

«Туым җондозы» — ул яңа танышулар

Тукай районының «Питрау» ансамбленнән Артур Трофимов «Туым җондозы» фестивале катнашучыларга нәрсә биргәнен әйтте. «Яңа танышулар һәм үз коллективың белән бердәмлектә чыгыш ясау», — диде ул фестиваль хакында. Ул үзе коллективтан беренче сыйныфтан бирле, хәзер унбердә укый. Быел аны чыгарылыш имтиханнары көтсә дә, ул ансамбле белән чыгышлар ясарга да өлгерә.

Алмашка килүчеләр бармы? — дип сорадым.

Бар, коллектив зур, бездән олыраклар да, кечерәкләр дә бар. Балалар бакчасына йөрүчеләр дә үсеп килә.

Югары уку йортына кергәч тә, коллективта калырга теләк бармы?

Әйе, безгә гел көллиятләрдә, институтларда укучылар да килеп йөриләр, булышалар.

Гөсләләр көенә дә, гармун көенә дә җырладылар, самавыр торбасына шакыган тавышка да биеделәр

Гала-концерт керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышыннан башланды. Чарада «Туым җондозы» бәйгесенең финалистлары һәм чакырылган кунаклар иҗади номерларын күрсәтте.

«Туым җондозы» конкурс-фестиваленең гала-концертында күпчелек чыгышлар тере музыкага булды, гөсләләр көенә дә, гармун көенә дә җырладылар, самавыр торбасына шакыган тавышка да биеделәр. Тамашачылар да һәр чыгышны җылы кабул итте, аеруча тамашачы күңеленә Екатерина Матвееваның «Печәннәрне мин чапмадым» җырын башкаруы һәм «Авыл Дэнс» коллектив биюе хуш килде.

«Батыр җегетләр» ансамбле «Натуша» җырын башкарганнан соң, алып баручылар Иван Пугачёв, Амелия Феофанова һәм Сөмбелә Вәлиәхмәтова керәшен исемнәрен барлады, тамашачылар да аларга ярдәмгә килде, кем нинди исемнең керәшенчә яңгырашын белә, шуны әйтте.

Кунаклар арасында Александр Игнатьев, Алинә Давыдова, Лариса Басыйрова, «Зәкәрия» фолк группасы һәм Римма Никитина булды. Римма Никитина, гадәттәгечә, сәхнәгә «зажжем» дип, чыкты, җырның уртасында түфлиләрен салды. Ул тамашачылар янына төшеп тә җырлады, гомумән, әлеге концертны үзе дә тамашачылар залына утырып ахырына кадәр карады.

Гала-концерт керәшеннәрне матур, җылы җыелышы кебек үтте. Финалистларны бүләкләргә дип, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Керәшен чибәре — 2021 Лиана Антонова-Самойлова килгән иде. Ә бүләкләнүчеләрне әлеге жюри составы сайлаган:

фольклорчы, Россия һәм Татарстан Композиторлары берлекләре әгъзасы Геннадий Макаров, «Бәрмәнчек» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, «Бәрмәнчек» ансамбленең баш хормейстеры Эльвира Камалова, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы җитәкчесе Лилия Сәрвәрова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, халыкара бәйгеләр лауреаты Лариса Басыйрова.

Җиңүчеләр исемлеге.

Махсус номинацияләрдә җиңү яулаучылар:

Иң яхшы этник костюм — Балык Бистәсе районыннан Эльза Гордеева;

Иң яхшы итеп халык бәйрәмнәрен сәхнәгә куючы — Балык Бистәсе районыннан «Алан» фольклор ансамбле, Тукай районыннан «Питрау» фольклор ансамбле;

Этник традицияләрне яңартучы — Казан шәһәреннән «Балтырган» фольклор ансамбле;

Иң яшь катнашучы — Кайбыч районыннан Екатерина Матвеева;

Этник традицияләрне саклаучы — Балык Бистәсе районыннан «Айбагыр» фольклор ансамбле, Кайбыч районыннан Юлия Макарова;

Иң яхшы сәнгать җитәкчесе — Казан шәһәренең 24нче мәктәбеннән Вероника Барышникова-Михайлова, Мамадыш районыннан «Тәңкәләр» ансамбле җитәкчесе Зоя Әхмәдиева, Зәй районыннан «Сандугач» ансамбле җитәкчесе Пётр Утяганов.

Лауреатлар:

Фольклор-этнографик коллектив номинациясендә

3 дәрәҗә — Балык Бистәсе районыннан «Алан» һәм «Айбагыр» фольклор ансамбльләре;

2 дәрәҗә — Кайбыч районының «Инешкәй» фольклор ансамбле;

1 дәрәҗә — Мамадыш районыннан «Карендәшләр» һәм Тукай районыннан «Питрау» ансамбльләре;

Этник-халык уен кораллары номинациясендә

3 дәрәҗә — Казанның «Балтырган» ансамбле;

1 дәрәҗә — Тукай районыннан «Гөсләкәй» фольклор ансамбле;

Халык җыры вокаль ансамбле номинациясендә

3 дәрәҗә — Зәй районыннан «Сандугач» фольклор ансамбле;

2 дәрәҗә — Сарман районыннан «Айбагыр» ансамбле;

1 дәрәҗә — Казаннан «Батыр җегетләр» вокаль ансамбле;

Халык җыры номинациясендә

3 дәрәҗә — Түбән Кама районыннан Кристина Кузнецова, Зәй районыннан Эдуард Белголов;

2 дәрәҗә — Кирилл Спичков;

1 дәрәҗә — Зәй районыннан Алексей Краснов;

Аутентик вокал номинациясендә

2 дәрәҗә — Казан шәһәреннән Мәдинә Хәбиева (балалар арасында);

1 дәрәҗә — Казаннан Милана Бакирова (яшүсмерләр арасында), Кайбыч районыннан Юлия Макарова (яшүсмерләр арасында), Балык Бистәсе районыннан Эльза Гордеева (яшьләр арасында), Казаннан Илүзә Галиуллина (профессионал яшьләр арасында);

Фольклор-эстрада вокалы номинациясендә

3 дәрәҗә — Питрәч районыннан Арсений Гаврилов;

2 дәрәҗә — Кайбыч районыннан Екатерина Матвеева;

1 дәрәҗә — Казаннан Амелия Феофанова (балалар арасында), Казаннан Иван Пугачёв (яшүсмерләр арасында), Казаннан Илдар Насыйров (яшьләр арасында);

Хореография номинациясендә

1 дәрәҗә — Кайбыч районыннан «Авыл Дэнс» халык хореография коллективы.

Гран-при ияләре:

Солистлар арасында — Мәликә һәм Сәет Насыйровлар (30 мең сумлык премия);

Коллективлар арасында — Мамадыш районы Дүсмәт авылының «Тәңкәләр» фольклор ансамбле (50 мең сумлык премия).



Галерея: «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең гала-концертыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100