Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туйларының еллыгын бәйрәм итәләр иде». Казанда өч кеше агуланып үлгән

Мәрхүмнәрнең туганы сүзләренчә, моңа кадәр ир белән хатын тыелган матдәләр белән мавыкмаган.

news_top_970_100
«Туйларының еллыгын бәйрәм итәләр иде». Казанда өч кеше агуланып үлгән
https://pixabay.com

21 декабрь төнендә Казанның Симонов урамындагы йортларның берсендә ике ир-ат һәм бер хатын-кыз билгесез матдә белән агуланып үлә. Тагын бер хатын агулана, ул исән, хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. «Татарстан 24» телеканалы хәбәрчесе мәрхүмнәрнең туганы белән сөйләшкән.

Бу хатын сүзләренчә, моңа кадәр мәрхүмнәр тыелган матдәләр кулланмаган.

«Берәр нәрсә кушканнардыр инде [матдәләр]. Мәетләрне ярмыйча әйтеп булмый. Алар туйларының юбилеен уздыра иде. Тыелган матдәләр белән мавыкмадылар», — ди ул.

Якынча версия буенча, 36 яшьлек ир-ат һәм 25 яшьлек кыз туйларының еллыгын уздыра, кунакка таныш гаилә парын да чакыралар. Күңел ачкан чакта, кемдер эчемлеккә наркотик матдә сала. Өй хуҗасы һәм кунаклар шуның аркасында һәлак булган дип фаразлана, дип хәбәр итә телеканал.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 21 декабрьдә Казанның Симонов урамындагы фатирда 36 яшьлек ир-ат, тагын бер ир-ат (аның турында белешмә ачыклана), 26 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Аларда билгесез матдә белән агулану билгеләре була. Йорт хуҗасының 25 яшьлек хатынында этил спирты белән агулану билгеләре була, аны хастаханәгә китерәләр.

Хәзерге вакытта тикшерү ачыклаганча, фатирда яшәүче ир белән хатын туй еллыгын уздыра, кунакка таныш ир белән хатын да килә. Бәйрәм вакытында алар алкогольгә наркотик матдә сала. Якынча версия буенча, шуны эчү нәтиҗәсендә агуланганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100