Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйганчы йокламауның зыяны нинди?

Кешеләр иртәнге аш ашамаган, фастфуд, баллы ризыклар белән тукланган, файдалы продуктларны ашаудан баш тарткан.

news_top_970_100
Туйганчы йокламауның зыяны нинди?

Америка галимнәре йокы туймау китереп чыгара торган нәтиҗәләрне өйрәнгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Экспериментта 8 дән 17 яшькә кадәрге 177 мең чамасы бала катнашкан. Табиблар аларның туклану гадәтләрен, физик күнегүләр белә шөгыльләнүен, күпме йоклавын өйрәнгән.

Йокы туймаган очракта, 12 яшькә кадәрге балалар тугыз сәгатьтән, 12 яшьтән олырак яшүсмерләр исә сигез сәгатьтән кимрәк йоклаган.

Сораштырган кешеләрнең чама белән 40 проценты йокыга вакытны табиблар киңәш иткәннән азрак сарыф иткән.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, йокы туймау дөрес булмаган гадәтләр формалашуга китергән. Кешеләр иртәнге аш ашамаган, фастфуд, баллы ризыклар белән тукланган, файдалы продуктларны ашаудан баш тарткан.

Моннан тыш, йокы туймау балаларның физик активлыгына да йогынты ясаган. Алар күп очракта утырып тору ягын караган.

Барлык бу гадәтләр артык авырлык барлыкка килүгә һәм симерүгә китерә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100